Логотип «Мәйдан» журналы

Викимедиа РУ җитәкчесе татарча Википедияне үстерүчеләрнең керткән өлешен әйтте

Татарча Википедияне үстерүче волонтерлар татар халкы турында белем бөтен дөньяга билгеле булсын өчен зур эш башкара. Санкт-Петербург җәмәгать эшлеклесе, Викимедиа РУ партнерлыгы директоры, рус Википед...

Татарча Википедияне үстерүче волонтерлар татар халкы турында белем бөтен дөньяга билгеле булсын өчен зур эш башкара. Санкт-Петербург җәмәгать эшлеклесе, Викимедиа РУ партнерлыгы директоры, рус Википедиясе администраторы Владимир Медейко шул фикердә. Бу хакта ул "Белем җәүһәрләре-2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдә әйтте.
Викимедиа РУ җитәкчесе татарча Википедияне үстерүчеләрнең керткән өлешен әйтте<br>
Владимир Медейко "Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде. "Без Википедиянең рус телендә генә түгел, төрле телләрдә үсешенә ярдәм итәбез. Бу телләр арасында татар теле аерым урынны алып тора. Безнең бурыч - Россия халыклары мәдәниятләрен турында мәгълүмат җиткерү. Ә татар халкы Россиядә аерым урынны алып тора", - ди ул.
Ул Википедия проектының кулланучылар керүе буенча дөньяда алтынчы урында торганын әйтте. "Бәйгегездә бу номинация өчен рәхмәт, чөнки волонтерлар татар халкы турында белем бөтен дөньяга билгеле булсын өчен зур эш башкара", - диде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197059/

Комментарийлар