Логотип «Мәйдан» журналы

Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр флешмоб уздыра

Фаҗигале рәвештә вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр аны искә алу чарасы уздырырга булганнар.Алар 7 февраль көнне Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында флешмоб ое...


Фаҗигале рәвештә вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр аны искә алу чарасы уздырырга булганнар.



Алар 7 февраль көнне Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында флешмоб оештыралар һәм анда җырчының иң популяр хиты –  "Туган як" җырын башкаралар.

Музыкаль бизәлеш урынына флешмобта катнашучылар кул чабып һәм аяклар белән тыпырдатып җырлаячаклар, дип яза "Башинформ".
Исегезгә төшерәбез: мондый аккомпанемент әлеге хитка җырның авторы Урал Рәшитов тарафыннан ук "салынган" булган.
Чара 17:00дә башлана. Катнашырга теләүчеләр саны инде 100гә җитә язган, дип яза "Шәһри Казан".

Комментарийлар