Татарстанда халыкның копилкаларыннан вак акчаны кире әйләнешкә кайтармакчылар.

ТР Милли банкы шундый акция игълан иткән. Ведомство пресс-релизында бәян ителгәнчә, бу «еш кына кешеләрнең копилкаларында яткан яки үз билгеләнеше буенча файдаланылмаучы» акчаларны кире кайтаруны күздә тота. Һәр кешедә уртача 441 данә, яки 1 кг вак акча саклана, дип саный Милли банк.

Бу уңайдан Милли банк «кайнар линия» дә ачкан. Ул декабрьгә кадәр гражданнардан вак акчаларны көндәлек исәп-хисапта куллану мөмкинлекләре буенча сораулар кабул итә.

 

 

http://almet-rt.ru/

Комментарий язарга