Логотип «Мәйдан» журналы

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 36 кешегә Covid-19 диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«14 кеше - хаста...



Узган тәүлектә Татарстан табиблары 36 кешегә Covid-19 диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



vvs_9786«14 кеше - хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.


Авыру йоктыручыларның иң күбе 60-70 яшьлекләр арасында — 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында 11 кеше авырый.




Авыручыларның иң күбе Казанда -13 кеше һәм Питрәч районында - 3 кеше.




10 июльгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 4929 очрагы теркәлгән. 3767 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә терелгән.


 
Фото: Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/health/10-07-2020/uzgan-t-lekt-tatarstanda-koronavirusny-36-ya-a-ochragy-achyklangan-5755721

Комментарийлар