Логотип «Мәйдан» журналы

Үзәк Банк кирәкмәгән хезмәтләр сатып алмас өчен берничә киңәш бирде

Банк клиентларына килешү һәм тәкъдим ителә торган продуктның шартлары белән җентекләп танышырга, сорау бирергә кыенсынмаска һәм финанс грамоталылыгы кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әгәр кирә...

Банк клиентларына килешү һәм тәкъдим ителә торган продуктның шартлары белән җентекләп танышырга, сорау бирергә кыенсынмаска һәм финанс грамоталылыгы кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Әгәр кирәкмәгән хезмәтне сатып алгансыз икән инде, банкка шикаять белән мөрәҗәгать итегез. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Банкының директорлар советы әгъзасы, кулланучыларның хокукларын яклау һәм финанс хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамутага сылтама белән хәбәр итә.
«Беренчедән, килешү төзегәнчегә кадәр, тәкъдим ителә торган продукт яки хезмәт килешүе һәм аның шартлары белән җентекләп танышырга кирәк. Әгәр нәрсәдер аңлашылмый икән, сорау бирергә кыенсынмагыз. Хис-кичерешләр йогынтысында яки зур файда өмет итеп, импульсив төстә нәрсәдер сатып алырга ашыкмагыз. Кирәкле мәгълүматны интернеттан эзләргә була», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, финанс грамоталылыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Әйтик, кертем буенча табышлылык инфляциядән (август аенда 4,3 процент иде) югарырак була алмый, дип искәртте Мамута.
Әгәр клиент кирәкмәгән продуктны сатып алган икән инде, беренче чиратта, төзелгән килешүне җентекләп өйрәнеп, акчаны кире кайтарып алып буламы-юкмы икәнлеген ачыкларга һәм финанс оешмасына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Кайбер очракларда клиентларына хәерхаһлы оешмалар, кешенең хәленә кереп, бәхәсне аның файдасына да хәл итәргә мөмкин», - дип искәртте ул.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/12/193440/

Комментарийлар