Логотип «Мәйдан» журналы

Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннары килеп чыгарга мөмкин булган эре шәһәр зоналарын атады. Бу хакта ул бүген Министлар Кабинетында узган брифингта белдерде.“Урманнарда я...

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман янгыннары килеп чыгарга мөмкин булган эре шәһәр зоналарын атады. Бу хакта ул бүген Министлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
“Урманнарда янгын куркынычын автомобиль һәм тимер юллар, югары вольтлы электр тапшыру линияләре, нефть үткәргечләр һәм күпсанлы ял базалары һәм лагерьлар, халыкның урманга еш йөрүе арттыра”, – диде министр.
Ул шулай ук урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне дә атады.
“Аеруча зур куркынычны Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәр яны зоналары алып тора”, – диде министр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды.
 
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар