Логотип «Мәйдан» журналы

Ун даруны алыштыра!

Алмада бик күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар.Бөергә. Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма а...

Алмада бик күп төрле витамин, пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар.

Бөергә. Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы.
Йөткерүгә каршы. Алма сулыш алу һәм йөрәк тибеше начарланганда файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дә дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткәндә файдаланырга була.
Нерв системасын яхшырту өчен алмаларны юка итеп турагыз, кайнар су салыгыз һәм 2 сәгать ябык савытта тотыгыз. Аны көн дәвамында эчәргә була. Файдасы булмый калмас.
Артык авырлык, йөрәктәге җитешсезлекләр, начар йокы булганда “Алма көннәре” (атнага 2 тапкыр) үткәрегез: көн дәвамында 5-7 тапкырга бүлеп, 1,5-2 килограмм алма ашагыз.
Веналар киңәйгәндә. Берничә ай дәвамында ашар алдыннан 2 стакан җылы компот эчегез. Аны әзерләү дә авыр түгел: чистартылмаган 4 алманы бүлегез һәм 1-1,5 литр суда 15 минут кайнатыгыз, шикәрне үзегез теләгәнчә кушыгыз.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар