Логотип «Мәйдан» журналы

Уфадагы татар гимназиясе директоры: Күп телләр өйрәнгән балалар БДИны яхшырак тапшыра

Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов бүген Татарстан язучылары белән очрашуда бер күзәтүе белән уртаклашты. Күбрәк телләрне өйрәнгән балалар Бердәм дәүләт имтиханын яхшырак тапшыра, д...

Уфаның 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов бүген Татарстан язучылары белән очрашуда бер күзәтүе белән уртаклашты. Күбрәк телләрне өйрәнгән балалар Бердәм дәүләт имтиханын яхшырак тапшыра, диде ул.
Уфадагы татар гимназиясе директоры: Күп телләр өйрәнгән балалар БДИны яхшырак тапшыра<br>
Гимназиядә укучыларның яртысы "Туган тел" предметы буларак татар телен укый. Чит тел дәресендә инглиз телен, ә өстәмә чит тел буларак немец телен өйрәнәләр. Башкорт теле дәүләт теле буларак керә.
"Мин бу гимназиядә инде уникенче ел эшлим һәм, тәҗрибәдән чыгып, әйтә алам: кайсы классларда күбрәк тел өйрәнәләр, шулар тугызынчы сыйныфтан соң дәүләт имтиханын да, Бердәм дәүләт имтиханын да яхшырак бирә", - диде Равил Идрисов.

  • Уфа шәһәренең 84 татар гимназиясе 2002 елда 84 урта мәктәбе нигезендә оешкан. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала.


Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184689/

Комментарийлар