Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада татар китабы клубы ачыла

Уфада татар китабы клубы ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Татар китабы клубын Рүзилә Якупова җитәкли. Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак. «Халыкның китапка,...



Уфада татар китабы клубы ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.





Татар китабы клубын Рүзилә Якупова җитәкли. Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак.

 «Халыкның китапка, матур әдәбиятка омтылуы — шатлыклы хәл. Ә яшьләрне китап, әдәбиятка мәхәббәт берләштерүе — икеләтә шатлыклы. Уфадагы татар яшьләре үз башлангычлары белән Уфада китап сөючеләр клубы оештырды», - ди җитәкче.




Бу көнне Уфаның китап сөючеләр клубы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча фикер алышу үткәрә һәм әдәбиятка битараф булмаганнарны үз янына чакыра.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар