Бу авылда да җирле "Ак калфак" оешмасы бар. Паюра - Балезино районының зурлыгы ягыннан икенче урында торган татар авылы. Биредә 9 сыйныфка кадәр төп белем бирә торган мәктәп эшли. "Мәктәптә 48 укучы исәпләнә, балалар бакчасына 32 бала йөри. Төрле милләт балалары бар, күпчелеге - татарлар", - дип ачыклык кертте мәктәп директоры.
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. "Кызганычка, татар телендә сөйләшүчеләр кими. Сүз дә юк гаиләдә милли мәдәният һәм традицияләр саклана. Əмма туган тел онытыла, гаиләдә дә русча аралашуга күчәләр. Бүген мәктәп кенә туган телне саклап калырга ярдәм итә ала", - диде Альбина Касимова.
Паюра мәктәбе узган ел татар телен, мәдәниятен саклау максатыннан интерактив музей оештырган. Бу проекны Татарстан Хөкүмәте гранты отып тормышка ашырган.
Комментарийлар