Логотип «Мәйдан» журналы

Тычкан бизгәген йоктырмас өчен нишләргә?

Май аеннан ноябрьгә кадәр кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән зарарлану куркынычы арта.

Вирусны тычканнар тарата: бу чир белән кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та зарарланырга мөмкин. Бу куркыныч чирне йоктырмау өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Кимерүчеләрне юк итегез. Моның өчен язын һәм көзен тычканнарга каршы агулы азык һәм капкан кулланыла. Үлгән тычканнарны перчатка киеп тотыгыз, аларны яндырыгыз яисә 50 сантиметр тирәнлеккә җиргә күмегез.

Бакчада һәм аның янындагы территориядә азык-төлек калдыклары, кишер-чөгендер яфраклары, үлән һәм артып калган төзелеш материалларыннан чүплек ясамагыз.
Бакча өен битлек һәм перчатка киеп, дизенфекция эремәләре салынган суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп җыештырыгыз.
Язын бакча сезоны ачылу белән өйне җилләтергә, урын-җир кирәк-яракларын үтүкләргә яисә тышка чыгарып, кояшка эләргә кирәк.
Бакчада эшләгән вакытта ашаудан, тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк. Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап югач, рәхим итегез.
Өйдә азык-төлекне тычканнар тимәслек урында, ябык савытта саклагыз.
Бакчада яңа гына өлгергән җиләк-җимешне, яшелчәне яхшы итеп юып ашагыз.
 

Автор: Фануз Хабибуллин

 

Фото: pixabay.com

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-04-14/tychkan-bizg-gen-yoktyrmas-chen-nishl-rg-2768760

 

 

 
 

 

Комментарийлар