…Әмирхан районга төшсә дә, аны күрүче-ишетүче булмады: сугыш башланган, дигән дәһшәтле сүз ул көнне дөньяның астын өскә китереп ташлаган иде.
Сугыш авыл ирләрен берәм-берәм йота гына торды. Киткәннәр артыннан, озак та үтми, җан өшеткеч сүзләр язылган кара хәбәрләр дә кайтырга тотынды. Мәктәп директоры булгач, Әмирханны бронь биреп калдырганнар иде. Үзалдына байтак уйланып йөргәндер, күрәсең, көзен, укулар башлангач, тотты да районга барып гариза язды.

back-light-1701549_1280
Иренең үзе теләп ут эченә җыенганын ишеткәч, Хәдичә ни дияргә дә белмәде. Әмирханның холкын белә – тешләгән җирендә өзә торган заттан. Моңа кадәр дә ир хакын хаклап яшәгән хатын сабыр гына:
– Үзең беләсеңдер, – диюдән узмады.
– Болай булмый, эшли алмыйм мин, Хәдичә. Мәктәпкә барсам, аталары үлгән балаларның, урамга чыксам, ире үлгән хатыннарның күзенә карый алмыйм. Мондый утта янганчы, сугыш эчендә бүтәннәр белән кайнавың мең ар¬тык, – диде Әмирхан, терсәгенә таянып өстәл артында утырган җирдән.
Унынчы яше белән барган Сәет, әтисенең фронтка китәсен ишеткәч, сөенеп туймады. Алайса, малайларның «сиңа рәхәт» дип төрттерүләре үзәгенә үтә башлаган иде. Кулына кылыч йә мылтык тотып, сугыш кырында дошманны кырып йөргән әтисен күз алдына китерү үзе үк бер горурлык өстәп җибәрде.
– Әткәй, син миңа сугыштан чын курчак апкайтырсың әле. – Алты яшьлек Гөлсәйдәнең үз кайгысы кайгы иде. Ул, ике нәзек толымын мәзәк селкетеп, әтисенең култык астына кереп утырды. – Ике аягы да, ике кулы да булсын. Күлмәге дә булсын.
– Ярар, кызым, апкайтырмын. Исән-имин булырга гына язсын. – Әмирханның бер-берсенә кушылып торган кашлары язылып китте, кояшта янып каралган озынча йөзенә дә, кысынкырак кара күзләренә дә ниндидер яктылык сибелде. Улының Гөлсәйдәгә кызыгып карап торганын абайлап, Сәетнең иңбашыннан кочып алды, күкрәгенә сыендырды. Хәдичә, кулы бер эшкә дә бармыйча, аптыраган кыяфәттә мичкә сөялеп тора иде, кинәт кенә күңеле тулды. Күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп, тиз генә мич аралыгына кереп китте.
– Юкны бушка аударып утырганчы, мин барында бәрәңгене алыйк без, әнисе. Үзегезгә генә авырга туры килер. – Әмирхан, шулай бит, дигәндәй, Сәеткә карап күз кысты.
– Бәрәңгесе качмас. Үзеңне карарга кирәк. – Алъяпкыч итәге белән дымлы күзләрен сөртергә өлгергән Хәдичә, нәрсәгә барып тотынырга белмичә, ыгы-зыгы килде. Казанга су салды, астына салам ягып җибәрде, нәрсәләр генә хәстәрлим икән дип, утка-суга төште.
Әмирханның исә сүзе сүз иде: ир-ат кулы барында бәрәңге алыйк дип, өзми-куймый бакчага чыгарга күндерде.
«Су кайнап чыккач эндәшерсең», – дип, казан астын карауны Гөлсәйдәгә калдырдылар да өчәүләп бакчага чыгып киттеләр.
Салам янганны күзәтеп утыру кызга башта гына кызык тоелды. Урындык өстенә менеп, Гөлсәйдә түгәрәк капкачны әллә ничә тапкыр ачып карады – казандагы суның тиз генә кайнарга исәбе юк иде. Өелеп торган салам өстендә сикергәләп уйнады – ул шөгыль дә тиз ялкытты. Өйләре бәләкәй шул, әллә нинди маҗаралар уйлап чыгара алмыйсың. Дүртпочмаклы өйнең яртысын диярлек шушы мич алып тора. Өстәл янындагы сәке дә байтак урынны били. Ишегалдына караган ике тәрәзә арасына китап тезелгән агач шүрлек эленгән иде, дәфтәр-китаплары күбәйгәч, әтисе ул шүрлеккә агач аяклар өстәп куйды да, анысы зур бер шкафка әверелде. Стенага терәп куелган тимер башлы караватны да исәпкә алсаң, идәндә басып йөрергә урын да юк шикелле.
Мич алдына сузылган бауга, кибәргә дип, мендәр тышлары эленгән иде, тискәре ягына әйләндерелгәнгә, тегеннән-моннан мәзәк булып җепләре асылынып тора. Кыз казан астына тагын салам ташлады да, көйри башлаган бер салам бөртеген кулына алып, шул җепләргә ут элдерергә тотынды. Буй-буй сузылып төшкән җепләрнең башта берсе, кызарып-каралып янгандай итте дә, пыскып сүнде. Кызык шөгыль уйлап табуына куанып, Гөлсәйдә икенче җепкә дә ут көйрәтте, өченчесенә… Аларны күзәтү шундый кызык иде, үзалдына кеткелдәп мавыккан кыз мендәр тышының яна башлавын искәрми дә калды. Күргәч, чырыйлап кычкырды да ишекне ачып, тышка ташланды. Бәхетенә, нәкъ шул минутта Сәет абыйсы, чиләк белән бәрәңге күтәреп, бакча капкасыннан чыгып килә иде. Гөлсәйдәнең:
– Абыкай! Әнкәйнең чигүле мендәр тышы яна-а-а! – дип сузып чырылдавын ишеткәч, чиләкне җиргә ташлады да өй эченә йөгереп керде. Ут мич алдында яткан саламга да төшкән – анысын таптый-таптый сүндергәч, Сәет кисмәктәге суны чүмечләп сибәргә тотынды. Ярый әле зурга китмәде, мендәр тышлары харап булды да идән тактасы кара көеп чыкты.
Әтисе белән әнисе пыр туздырып әрләр дип, Гөлсәйдә шүрләбрәк калган иде, ни хикмәттер, алар беркадәр акыл өйрәтеп битәрләп алдылар да:
– Нигә алай иттең инде, кызым? – дип сорап кую белән генә чикләнделәр.
Батыраеп киткән Гөлсәйдә:
– Бәй, ул җепләр үзләре асылынып торгач ни… – дип, бик ансат котылды.
– Балалар, мин киткәч, әниегезгә терәк булып сез каласыз. Сәет улым, таякның авыр башы синең иңсәгә төшәр, син ир-егет. Уенны онытып торырга туры килер. – Әмирхан, чүпрәк сумкага юл әйберләрен тутыра-тутыра, Сәетнең чандыр гәүдәсенә кызганулы караш ташлады. Аннан урындыкта аякларын селкеп утырган Гөлсәйдәгә борылып: – Кызым, бүтән берүк ут белән уйный күрмә, ишетсен колагың! Мин кайтканчы яхшылап укырга-язарга өйрәнеп куй, яме! – диде, үрелеп аркасыннан сөйгәч. – Ничек кенә авыр булса да, балалар укысыннар инде, Хәдичә, белемсез беркая да баралмаслар… – Монысы – кипкән икмәк кисәкләрен сөлгегә төреп маташучы хатынына төбәлгән сүзләр булды.

Гөлсәйдә өчен өр-яңа тормыш башланды. Аны сабыйлык иленнән бик иртә аерып, балачагын, әтисен урлаган тормыш иде ул. Гөлсәйдә дә, Сәет тә, ул чорның меңләгән, миллионлаган балалары кебек, кинәт олыгайдылар.
Ир-егетләрсез калган авыл үзе дә күз алдында картаеп китте.
Ике бала белән ничекләр дөнья көтәрмен, дип хәсрәткә төшкән иде Хәдичә, алтышар-җидешәр бала белән торып калган хатыннарны уйлагач, бераз тынычланды. Ил белән килгәнне ничек тә күтәрерләр әле. Үзәгенә үткәне – ирен сагынып тилмерү, йә булмаса, балаларына ни ашатырмын дип борчылу түгел иде. Әмирхан киткәннән соң батыраеп калганнар аның кулак кызы икәнен бик тиз исләренә төшерделәр. Үлгән арысланга куян да тибеп китә, диләр бит, кайберәүләргә, үз хәсрәтләрен читкә куеп, тел чарларга менә дигән сәбәп табылды. Гүя башка хатыннар белән көнне төнгә ялгап колхоз эшендә йөргән Хәдичәнең генә маңгаена мөһер сугылган. Бригадир булып эшләгән Мирхәттән аеруча тынгы юк: чөгендер йолкыганда, ике сүзнең берендә, «кулак кызларының кулы моның ише әйбер тотып үсмәгәндер», дип теш ыржайтып, бөтен басуны яңгыратып торды. Кай җире килешмәгәндер – аны сугышка яраксыз, дип тапканнар икән. Карап торышка, аяк-кулы – барысы да үз урынында югыйсә.
– «Бер күз гүпчим күрми, икенчесе дә әлле-мәлле генә», – дип сөйли инде үзе, этем белсен, – дип аңлатты Хәдичәнең ахирәте Нәсимә, шул хакта сүз кузгаткан бер кичне.
Әмирханга кияүгә чыгып, Усайга килен булып төшкәннән бирле, Хәдичәнең артык җәелеп аралашкан кешеләре булмады, чапырыш күршесе, үзенең яшьтәше Нәсимә белән исә серләре килеште. Нәсимә бианайлы йортта яши, Хәдичәне сер сыяр, эч бушатыр ахирәт күреп, бик тиз якын иткән иде. Аның Каюмы сугышның өченче көнендә үк китеп барды, шуннан бирле өенә ике хат килгән килеш, соңгы араларда бер хәбәре дә ишетелми. Нәсимәнең төпчек кызы Асия – Гөлсәйдә белән бер яшьтә, тәпи киткәннән бирле агылый-тагылый урынына гел бергә йөриләр. Олы кызы Рәфисәгә карап кына һәммәсенең йөрәге яна: берничә ел элек, Нәсимәгә ияреп амбарга менгәч, кызның аягы силос турау машинасына эләгеп гарипләнде.
– Күзләр генә тиде кызыкаема, – дип, торган саен өзгәләнә Нәсимә. – Алдын-артын күрми чаба торган ие бит. Йөгерешче булыр бу, дип, сөйләнә торгач, күз генә тигерделәр! И-и, Хәдичәкәем, шул чакларда ничекләр аңымны җуеп егылмаганмын да, ничекләр итеп сабыкаемны Пучы бүлнисенә алып барып җиткерә алганмын диген. Чәрдәкләнгән аяк сөякләрен соңыннан алъяпкычыма җыйдым бит, күз яшьләремә чыланып бетеп, тезләнә-тезләнә сөяк җыйдым! И-и, бала хәсрәткәйләре… Аның сызлануларын үземә генә алыр идем дә, юк шул, алыплар гына булмый… Ярар инде, гомеркәе булсын берүк…
Кырык икенче елның Яңа елын Нәсимә тол хатын булып каршылады – шул көнне аңа Каюмның үлү хәбәрен китереп тоттырдылар. Ике кызын кочаклап, әй үкседе утыз яшьлек Нәсимә, идәннәрне тырнап елады, кайгыларын җиңеләйтер чаралар гына юк иде.

Кышка кергәннән бирле, Гөлсәйдәнең эше катыланды, кыз тырыша-тырыша язарга өйрәнә иде. Ник дисәң, әтисенең хаты килгәч, әнисе дә, Сәет тә аңа аерым-аерым җавап язалар, ә Гөлсәйдәгә, яза белмәгәч, кулын төшереп җибәрергә генә кала. Абыйсы әле анысына да сукрана, янәсе, болай да кәгазь юк, каты басмый гына хат өстенә төшер, ди. Аннан, әтисе һәр хаты саен әнисенә «балаларны какма, ничек тә укытырга тырыш, Гөлсәйдәне көзгә, берүк, мәктәпкә бир» дип кат-кат әйтеп тора. Хәрефләрне өйрәнсә, кыз берсенә дә ялынып тормас иде әле, күңелендә булган бар нәрсәне әтисенә бәйнә-бәйнә үзе язып салыр иде. Әнә, кәҗә бәтиләрен быел да мич аралыгына кертеп яптылар. Һәрберсенең ике аягын кешәннәп куйгач, и жәлләде үзләрен Гөлсәйдә. Мескеннәр, рәхәтләнеп чабыша да алмыйлар.
– Бәйләмәсәң, янган мичкә дә, казанга да сикерә бит алар, кызым, – ди әнкәсе.
Шулайдыр да, барыбер кызганыч үзләре. Җитмәсә, бертуктамый бәэлдиләр. Өч кәҗә абзарда, бик салкын көннәрне аларны да өйгә алып керәләр. Шулар турында язар иде Гөлсәйдә. Сәетнең, әтисеннән калган бөтен караны мәктәпкә алып китеп, укучыларга бирүен әйтер иде микән? Дәфтәрләрне дә таратып бетергән. Хәзер менә үзе китап арасындагы юлларга чөгендер карасы белән язып интегә… Ярар инде, болары турында әтисенә әйтеп тормас, әллә ничек, абыйсын әләкләгән шикелле булыр.
Кыз шулай әтисе белән хыялында гына сөйләшә-сөйләшә, уйларында аңа көн саен хат яза. Гөлсәйдә, буе орчык хәтле генә булса да, бик тере, чая. Әтисе ягына охшап, кашлары да, керфекләре дә чем кара үзенең, үзбәк кызыныкыдай озынча күзләре кара­кучкыл түгәрәк йөзенә гел ниндидер шаянлык сирпеп тора, юка кара чәче, уртадан юл сабып, ике толымга үрелгән. Дөрес, үзе генә аергач, аның чәч юлы әнисенеке кебек тип-тигез, туп-туры булып ачылмый, аркылы-торкылырак килеп чыга. Менә әнисе чибәрләрнең чибәре ичмаса. Шикәр кебек ак тәнле, ак йөзле; күзләре кояш яктысында әле күгелҗем, әле зәп-зәңгәр, кичке эңгердә ямь-яшел төстә күренә. Иреннәре дә Гөлсәйдәнеке кебек нәзек җептәй җәелмәгән – чәчәк таҗыдай өскә кайтарылып, уймак тиклем генә булып тора. Уклау йоткандай төп-төз, озын, зифа буена, биленә төшеп торган озын чәчләренә сокланмас җиреңнән сокланырсың. Тик менә әтисеннән калган олы бушлатны, каладан алып кайткан алагаем зур итекне киеп, чәч-башын мамык шәл белән томалап эшкә чыгып киткәч, аның артыннан Гөлсәйдә елардай булып карап кала – бар булганы белән күрше хатыннарына охшый да бетә әнисе. Бөтен сылулыгы өч Хәдичә сыенырлык бушлатка керә дә югала… Сәет абыйсы да әнисе ягына тарткан: ул да ак тәнле, зәп-зәңгәр күзле. Буйга озын, бигрәк ябык үзе. Соңгы араларда туя ашау әлләни тәтемәгәч, тагын да чандырланып китте. Гөлсәйдәне ярата ул, апаем дип кенә тора. Дәрес әзерләгәндә ачуын китерсәң генә, «тай моннан, Гөлсәй», дип, пырылдатып куып җибәрә.
Шушы елның кышында, авыл халкының тормышына беркадәр яңалык өстәп, Усайга Ленинградтан эвакуация белән ике урыс хатыны килде. Аларны иске ферманың каравыл өенә урнаштырдылар. Катерина дигәне – аны халык беренче көннән үк Кәримә дип кенә йөртте – кып-кыска аксыл чәчле, керфекләре гел өскә кайтарылып торган зур зәңгәр күзле, озын буйлы, ябык кына яшь хатын иде. Зинаида дигәне, киресенчә, чегәнгә охшаганрак: күзе-кашы кап-кара, борынында олы гына миң шәйләнә, озын кара чәчен ниндидер тимерләр белән баш очына җыеп, кабартып куя. Үзе, ничә ишетсәң, борын астыннан гел бер үк моңсу көйне шыңшып йөри. Бала-чага аны Зина түтәй дип йөртергә гадәтләнде. Зина түтәйнең биш-алты яшьләрдәге Лена атлы кызы бар иде. Бер оч балалары Шәмсия, Зәйнәп, Гөлсәйдә, Асия, шул кызны күрер, аның белән танышыр өчен, ферма тавына кадәр тау шуарга килә башладылар. Чана дигән нәрсә берсендә дә юк, кемдә – казан капкачы, кемдә – иске тас. Биек тау өстенә аһылдап-ухылдап менеп җитүгә, иң беренче эш итеп, каравыл өенә күз салалар: янәсе, күреп-кызыгып, теге кызый үзе чыкмасмы? Ят кеше булгач, танышасы, сөйләшәсе килә бит. Сөйләшәсе дип, ул татарча, кызлар урысча белми анысы. Шулай да ничек тә аңлашыр иделәр әле.
Беркөнне кызлар көрткә бата-чума тауга күтәрелүгә, каршыларына кызын җитәкләгән Зина түтәй килеп чыкты. Ул кызның матурлыгы! Курчак та курчак, бу кыз да курчак. Өстендә – авыл балаларының төшенә дә кермәгән кып-кызыл пәлтә, башында фәсле кара башлык. Аягында исә… Әнекәем! Мондый калын табанлы, әллә эт, әллә песи йоны кебек күпереп торган итекне гомерләрендә дә күргәннәре юк иде – кызлар, авызларына су капкандай, шым булып катып калдылар. Хәтта исәнләшергә дә оныттылар.
Зина апа, ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп елмайды да үз телендә нидер сөйләп алды. Әкәмәт димә, аның ни әйткәнен аңладылар бит! «Лена да сезнең белән тау шусын әле», – диде!.. Хәер, алай диде микән, юк микән, тик кызлар аны нәкъ шулай кабул итте. Каян кыюлык килгәндер – ятсынуны, кыенсынуны онытып, Гөлсәйдә Ленаны җитәкләп тә алды, үзе шуа торган капкачка төртеп күрсәтә-күрсәтә, шуып төшәргә әйдәкли дә башлады.
Бу кыз да алардан әллә ни аерылмый икән: таудан җилдереп төшкәндә, чыркылдап-чыркылдап көлә, бау тагылган казан капкачын биек таудан өстерәп менгәндә, аһ-ух килә, үзе, җитмәсә, бертуктаусыз «мама» дип эндәшә-эндәшә, Зина апага кул изи. Күрәсеңме мине, дип мактануы инде. Шул көнне Гөлсәйдә әни дигән сүзнең урыс телендә «мама» булуын белеп кайтты.
Өйләргә таралышканда, барысы да шау-гөр килеп, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, үзләре откан урыс сүзләрен кызык итеп кабатлап, көлә-көлә кайттылар. Асия генә авыз-борынын турсайтып, бер сүз дәшми, үзалдына атлады. Баксаң, ул Гөлсәйдәнең, ахирәте онытып, әллә нинди чит бер кыз белән дуслашуына үпкәләгән икән.
Дөрес, тора-бара Лена кызлар арасында тәмам үз кешегә әверелде, ул инде әнисеннән башка да алар янына тау шуарга чыга башлады. Шәмсиянең Шурага, Зәйнәпнең Зояга, Асиянең Асяга, Гөлсәйдәнең Гуляга әйләнүе дә үзара рәхәтләнеп көлешергә сәбәп булды. Зәйнәп, каян башына килгәндер, Ленаны «кит әле, бәйләнмәле» дип әйтергә өйрәтте. Янәсе, кем генә килеп, ни генә әйтсә дә, шулай дип кенә җавап кайтар… Бу сүзләрне Лена шундый матур, йомшак итеп кабатлый, кызлар кар өстендә тәгәри-тәгәри, тагын җан рәхәте белән көлешәләр.
Лена, нишләптер, Гөлсәйдәне аеруча дус күрде. Тик кызларның аралашуы артык озакка бармады. Ничек тиз дуслашсалар, шулай ук тиз хушлашып та куйдылар. Юк, Лена әнисе белән авылда яшәвен дәвам итте, тик Гөлсәйдә генә, бер вакыйгадан соң, кыш беткәнче бүтән ул тирәгә тау шуарга аяк басмады…

Повестьнең дәвамы сайтыбызда алдагы көннәрдә урнаштырылачак.

Фото: pixabay.com


Комментарий язарга