Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай премиясенә кагылышлы кызыклы фактлар: иң яшь һәм иң өлкән лауреатның яшь аермасы 72 ел!

Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.2018 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 60 ел тула.  Ел саен бирелә торган премия сәнгать ост...



Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.





2018 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 60 ел тула.  Ел саен бирелә торган премия сәнгать осталары, бигрәк тә язучыларыбыз арасында зур дәрәҗәгә ия. 1991 елдан лауреатлар исемлеген Татарстан Президенты раслый.


Беренче елны  Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә 11 кеше лаек дип табыла. Бу шәхесләр күптән  инде татар милли сәнгатенең символлары булып санала, ә алар иҗат иткән әсәрләр сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловларны гына искә алу да җитә.
Хәзерге вакытта бу дәрәҗәгә 210 кеше (иҗади төркемнәрендәге кешеләрне дә исәпкә алып) һәм бер коллектив — Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (1960 ел) ирешкән.
Кемнәргә бирелә?
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада — цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
 
Бирелү шартлары:
җәмгыять тарафыннан киң танылу;
илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертү;
югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып тору;
үзенчәлекле автор стиленә ия булу.
 
Кайчан бирелми?
Бүләккә лаек кешеләр булмаганда яисә аларның саны ел саен бирелә торган  Тукай  бүләкләре саныннан кимрәк булганда, Дәүләт бүләкләре бирелми яки кимрәк күләмдә бирелә, диелгән премия нигезләмәсендә.
1961-1965  елларда һәм 1975 елда  дәүләт бүләгенә лаеклылар табылмаган, мөгаен, бу елларда лауреатлар билгеләнми.
2008 ел – кискен борылыш елы
Хәер, 1966 елда да Хәсән Туфан, Җәүдәт Фәйзи кандидатуралары гына яклау таба. 1982 (Ибраһим Нуруллин «Тукай», «Габдулла Тукай» китаплары), 1995 (Фәнис Яруллин «Җан авазы»), 2004 ( Миргазиян Юныс «Альбатрос язмышы» китабы). 2012 (Казан Кремлендә төзелгән Кол Шәриф мәчете архитекторлары) елларда берәр лауреат кына билгеләнгән.
Берничә ел рәттән премиягә ел саен ике-өч кеше генә лаек дип табыла бара. 2008 елда исә, лауреат исемен мулданрак өләшә башлыйлар бу елны 9-10 кеше «тантана» мизгелләрен кичерә…
Шәхеснең вафатыннан соң тапшыру тәртибе
Бүләкне шәхес вафат булганнан соң да тәгаенләргә мөмкиннәр. Вафат булганнан соң бүләкләнгән лауреатның дипломы һәм мактаулы билгесе истәлек итеп гаиләсенә бирелә, ә акчалата бүләк Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә мирас рәвешендә тапшырыла.
Композиторлар Фәрит Яруллин (1958 елда «Шүрәле» балеты өчен), Сара Садыйкова (1990 елда җырлары өчен), шагыйрь Роберт  Рәкыйпов (2008 елда «Мин яратам сине, Татарстан» җыры өчен) премиягә үлгәннән соң лаек дип табылдылар.
Премиянең күләме
Лауреатларга Татарстанның Г.Тукай исемендәге бүләгенә лаек булганнарга «Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, мактаулы лауреат билгесе һәм әлеге билгенең таныклыгы тапшырыла.

Дәүләт премиясенең күләме төрле елларда төрлечә булган. Хәзер ул 500 мең сум тәшкил итә. 2005 елларда ул 300 мең сум иде.
Тарих битләренә күз салсак: 2001 елда Тукай лауреатларына 35 мең, 2002 елда 50 мең сум  биргәннәр.
1958 елдагы беренче лауреатларга төрле күләмдәге суммалар тапшырыла. Композитор Нәҗип Җиһанов һәм Әхмәт Фәйзи һәрберсе 10шар мең сум белән бүләкләнгән.  Шул ук елны лауреат булган  режиссер Ширияздан Сарымсаков («Җилкәнсезләр» спектакле), рәссам Әнәс Тумашев («Җилкәнсезләр» спектакле рәссамы) һәм актерлар Хәлил Әбҗәлилов, Фатих Колбарисов, Алсу Хәйруллиналарга 7 мең сум акча тапшырыла.
Авторлар икәү булганда акча тигез итеп бүленә. Өч кешедән торган авторлар коллективы җитәкчесенә акчаның яртысы бирелә, ә икенче яртысы калган ике кеше арасында тигез итеп бүленә. Коллектив дүрт һәм аннан да күбрәк кешедән торганда коллектив җитәкчесенә акчалата бүләкнең өчтән бер өлеше бирелә, ә өчтән ике өлеше коллективның калган әгъзалары арасында тәгаенләнә. Авторлар коллективы җитәкчене күрсәтмәгән очракта акчалата бүләк коллективның барлык әгъзалары арасында тигез итеп бүленә.
Тукай премиясе ике тапкыр да тапшырылырга мөмкин!
Шунысы да игътибарга лаек: Аерым очракларда, аеруча мөһим һәм яңа казанышларга ирешкәндә,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатларга икенче мәртәбә дә бирелергә мөмкин, — ди  Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Әмма 60 еллык тарихы булган премия лауреатлары арасында  андый мәртәбәгә ирешкән кеше юк.
Һәр алтынчы кандидат кына хатын-кыз
Г. Тукай лауреатларының 31е хатын-кыз. Шул рәвешчә, 14 процент кандидатлар гына хатын кыз.
Иң яшь кандидат
Шулар арасында иң яшь лауреат балет биючесе Кристина Андреева (23 яшьтә лаек була!). Язучылар арасында иң яшь лауреат  Равил Фәйзуллин. Премия алганда аңа 38 яшь була. Өлкән яшьтәгеләр арасында рекордчы — Гомәр Бәширов,  ул 95яшендә лаек дип табыла.
Премия алучыларның милләте
59 еллык тарихы булган премия лауреатларының 35е рус фамилияле. Бер үзбәк, бер немец, бер башкорт, бер мари, бер грузин, ике яһүди фамилиясе очрый.
Шул рәвешчә, 42 кеше башка милләт вәкилләре. Кандидатларның 80 проценты – татарлар.

Премия алучыларның профессиясе
Премия алучыларның күпчелеге – әдипләр. 61 лауреат – язучы, шагыйрь, драматург. Икенче урында рәссам, скульпторлар – 55 кеше. 27 – композитор, музыкант; 27 – артист; 15 – режиссер, балетмейстер; 10 – җырчы; 8 – галим;  6 – дирижер.
Премия ни дәрәҗәдә Тукайга бәйле?
Г.Тукай исемендәге премия лауреаты исеменә лаек булганнарның нибары 25енең генә иҗаты турыдан-туры  бөек шагыйрь шәхесенә һәм иҗатына бәйле. Шулай итеп, 88 процент лауреат иҗатының Тукайга катнашы юк.
Өч лауреатның берсе язучы
Лауреатлар арасында 13 җырчы бар,  шуларның берсе – Әхмәт Әхәди опера спектаклендәге чыгышы өчен бүләкләнә. Нияз Даутов — режиссер эшчәнлеге, Сара Садыйкова җырлары өчен бүләкләнә. Премияне 24 композитор һәм 65 каләм әһеле ала. Шул рәвешчә, премия алган өч шәхеснең берсе генә язучы.
«1958 елдан бирле, аңа әдәбият гыйлеме буенча бары тик 4 кенә кеше лаек булган, — ди филология фәннәре докторы Рәмил Исламов. — Аның беренчесе 1974 елда булса, соңгысы 2006 елда бирелгән. Ун елдан артык вакыт узган. Бер караганда, премия коммиссиясе бик объектив булган, дигән уйга килергә мөмкин. Икенче яктан караганда, безнең мондый мәртәбәле бүләккә 60 ел эчендә шулай 4 кенә гыйльми хезмәт лаек булдымы икәнни?»
 
Татарстаннан читтә яшәүчеләр бүләккә өмет итә аламы?
Татарстан дәүләт бүләге республикадан читтә гомер итүчеләргә дә тапшырылган очраклар бар. «Иртеш таңнары» әсәре өчен Тубылда гомер иткән Якуб Зәнкиев, Англиядә яшәгән язучы Равил Бохараев шундыйлардан.
Иҗат төркеме составында Дәүләт бүләген алучылар
Иҗат төркеме составында 53 кеше дәүләт бүләген ала. Шулай итеп, дүрт кешенең берсе бүләкне төркем составында алган дип әйтеп була. Кайбер төркемнәр ике кешелек кенә — мәсәлән, Рөстәм һәм Мария Килдебәковлар – («Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларын, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын  бизәгән өчен). Колшәриф мәчетен төзүчеләр, «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүче төркемнәр 8 кешедән тора.


 
http://idel-tat.ru/


Комментарийлар