Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада WorldSkills Russia чемпионатының төбәк бәйгесе үтә

Бу көннәрдә Түбән Камада  WorldSkills Russia төбәк бәйгесендә эшче яшьләрне сайлап алу этабы бара. Бу турыда Түбән Кама телерадиокомпаниясенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында...

Бу көннәрдә Түбән Камада  WorldSkills Russia төбәк бәйгесендә эшче яшьләрне сайлап алу этабы бара. Бу турыда Түбән Кама телерадиокомпаниясенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Камада WorldSkills Russia чемпионатының төбәк бәйгесе үтә
Түбән Кама политехника көллияте - һөнәри осталык буенча ярышлар уза торган мәйданчыкларның берсе. Биредә "Сантехника һәм җылыту" юнәлеше буенча көч сынашалар. Ярышта республиканың төрле районнарыннан 16 яшькәчә белгечләр катнаша. Бәйге өч көн дәвам итәчәк.
WorldSkills чемпионатының төбәк этабы яшь белгечләрен экспертлар бәяләячәк. Жюри әгъзаларының берсе - "Сантехника һәм җылыту" компетенциясе буенча WorldSkills Russia милли хәрәкәтенең баш эксперты Мәскәүдән килгән Иван Власов.
Җиңү яулаган белгеч Милли һөнәри осталык чемпионатына барачак.

Фото: tat.e-nkama.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197034/

Комментарийлар