Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада аквапарк төзергә җыеналар

Түбән Камада шәһәрнең инвестицияләр советы утырышында сәламәтләндерү комплексы булдыру проекты буенча киңәшләштеләр. Ул үз эченә аквапарк элементларын да кертәчәк, дип хәбәр итә ntr-24.ru. "Терма...

Түбән Камада шәһәрнең инвестицияләр советы утырышында сәламәтләндерү комплексы булдыру проекты буенча киңәшләштеләр. Ул үз эченә аквапарк элементларын да кертәчәк, дип хәбәр итә ntr-24.ru.
 
"Терма" сәламәтләндерү комплексында 23 төрле мунча: фин, үлән сауналары, хамам һәм чабыну урыннары булыр дип көтелә.
Инвестицияләр советы әлеге проектны хуплады. Хәзер аны тормышка ашыру өчен берничә урын тәкъдим ителде.
Шәһәр мэры Айдар Метшин сүзләренчә, комплекс өчен иң уңайлы урын Юность урамындагы төзелеп бетмәгән мәдәни үзәктә булачак.
 

Комментарийлар