Түбән Кама химия-технология институты доценты Россия Президенты грантына лаек булды
Түбән Кама химия-технология институты доценты Илнур Мадышев Россия Президенты грантына лаек булды. 1,2 миллион сум күләмендәге акчага Илнур Мадышев үзенең өч ярдәмчесе белән бергә үзе уйлап тапкан ач...
Түбән Кама химия-технология институты доценты Илнур Мадышев Россия Президенты грантына лаек булды. 1,2 миллион сум күләмендәге акчага Илнур Мадышев үзенең өч ярдәмчесе белән бергә үзе уйлап тапкан ачышын сынаячак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итеелә.
"Сәнәгатьтә һәрвакыт зур күләмдә су суыту бурычы тора, - ди тикшеренүләр алып баручы. - Моның өчен гадәттә махсус аппарат – градирнялар кулланалар. Әмма градирняда су микроорганизмнар белән пычрана, ә бу металлның тиз күгәрүенә китерә. Шуңа күрә сәнәгатьчеләргә суны химик реагентлар белән зарарсызландырырга туры килә".
Илнур Мадышев вариантында су махсус торбалар аша үтә, шуңа күрә анда һава (димәк, бактерияләргә дә) керү мөмкинлеге булмый. "Россиядә безнең проектка тиңнәр юк, - ди ул. - Ә Европада бу юнәлештә актив эшлиләр, әмма аларның схемасы безнекеннән аерылып тора".
Яшь галим яңа технологиянең барлык эре производстволар өчен дә файдалы булачагына ышана.
Бүгенге көндә техник фәннәр кандидаты Илнур Мадышев Түбән Кама химия-технология институтында студентларга белем бирә. Сүз уңаеннан, бу - яшь галимнең инде өченче гранты, алдагы икесен ул Россия бюджетыннан 2016 һәм 2018 елларда алган.

Комментарийлар