Логотип «Мәйдан» журналы

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Иске Татар бистәсендә урнашачак

Бер ай эчендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы Казанның Иске Татар бистәсендәге Апанаевлар бинасына күченәчәк.Яңа министрлык өчен әлеге бинаны сатып алу өчен бюджеттан 125 млн. сум сарыф ителгән...

Бер ай эчендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы Казанның Иске Татар бистәсендәге Апанаевлар бинасына күченәчәк.
Яңа министрлык өчен әлеге бинаны сатып алу өчен бюджеттан 125 млн. сум сарыф ителгән. Моңа кадәр ике катлы йортта "Группа 8К"фирмасы урнашкан иде. Бина шул компаниядән сатып алынды. Хәзерге вакытта булачак министрлыкта ремонт эшләре бара, ә яшь министрлыкның хезмәткәрләре әлегә элеккеге ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасына эшкә йөри.
 
 

Фото: vk.com


Комментарийлар