Логотип «Мәйдан» журналы

ТР прокуроры Чаллы халкы белән очрашачак һәм шәһәрдәге хастаханәләрне тикшерәчәк

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы халкы белән очрашачак һәм шәһәрдәге медицина оешмаларын тикшерәчәк. Бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.«Күзәтчелек ведомствосы башлы...



Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы халкы белән очрашачак һәм шәһәрдәге медицина оешмаларын тикшерәчәк. Бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.





«Күзәтчелек ведомствосы башлыгы сәламәтлек саклау өлкәсендәге вәзгыять белән, шул исәптән гражданнарның медицина ярдәме алуга хокукларын үтәү һәм медицина хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү белән шәхсән танышырга ниятли», — диде Галиев.




Илдус Нәфыйков Автокалага дүшәмбе, 22 июньдә барырга планлаштыра. Шәһәрдәге медицина оешмалары хезмәткәрләрен ул администрация бинасында 10-11 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Хастаханә эшчеләре республика күзәтчелек ведомствосы башлыгы белән үз хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыша алачаклар




14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Илдус Нәфыйковка шәһәр халкы үз сораулары белән мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу өчен телефоннар: (8552) 52 31 82, 8 905 373-44-10.




Баштарак «Татар-информ», Чаллы халкының социаль челтәрләрдәге күпсанлы шикаятьләреннән соң, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллының медицина учреждениеләрен җентекләп тикшерергә кушты дип язган иде.




Шулай ук ул медицина хезмәткәрләренә тиешле өстәмәләр түләнү-түләнмәвенә һәм аларның шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителү-ителмәвенә дә аерым игътибар бирергә кушты.


Комментарийлар