Логотип «Мәйдан» журналы

Тозлы кәбестә бер тәүлектә әзер була

Бер тәүлектә әзер була торган кәбестә тозлау ысулы.2 килограмм кәбестәне, уртача зурлыктагы 2-3 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм 2-3 тырнак сарымсакны 3 литрлы банкага салабыз да өстенә тозл...

Бер тәүлектә әзер була торган кәбестә тозлау ысулы.


2 килограмм кәбестәне, уртача зурлыктагы 2-3 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм 2-3 тырнак сарымсакны 3 литрлы банкага салабыз да өстенә тозлык агызабыз.
Тозлык өчен 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып, банкага саласың да 2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең.
Бер тәүлектән соң ашарга була.
 


«Кызыл таң»

Комментарийлар