Төркмәнстанда исерткеч эчемлекләр сату тыелган
Ашхабадта һәм Төркмәнстанның тагын берничә өлкә административ үзәкләрендә исерткеч эчемлек сатуны тыючы яшерен канун кабул ителгән.Үз чыганакларына сылтама белән "Азатлык" хәбәр итүенчә, бу чара 5 июл...
Ашхабадта һәм Төркмәнстанның тагын берничә өлкә административ үзәкләрендә исерткеч эчемлек сатуны тыючы яшерен канун кабул ителгән.
Үз чыганакларына сылтама белән "Азатлык" хәбәр итүенчә, бу чара 5 июльдә кабул ителгән "2018-2024 елларга Төркмәнстанда алкогольнең зарарлы тәэсирен профилактикалау милли программасы"н тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.
Тикшерүчеләр исерткеч эчемлекләр белән сату итүче шәхси кибетләрдә күләмле тикшерүләрне узган атнада башлаган инде. Шулай ук Ашхабадта һәм республиканың кайбер башка шәһәрләрендә кибетләрне ябу очраклары турында да мәгълүматлар булды.

Комментарийлар