Логотип «Мәйдан» журналы

Төркия футбол командасы уенчыларын кәҗәләргә алыштырган

Төркиянең "Гулспор" исемле футбол клубы яшьләр составындагы 18 уенчысын саткан, шул акчага 10 кәҗә алырга булган.  Бу хакта Ислам тудей яза.Уенчыларны сату команданың бюджетын 15 мең лирага баеткан. Ф...

Төркиянең "Гулспор" исемле футбол клубы яшьләр составындагы 18 уенчысын саткан, шул акчага 10 кәҗә алырга булган.  Бу хакта Ислам тудей яза.
Уенчыларны сату команданың бюджетын 15 мең лирага баеткан. Футбол клубы җитәкчелеге кәҗә сөте сатып акча эшләү максаты белән шул дәрәҗәдә гадәти булмаган карарга килгән. Аларның нияте буенча, төрек командасы бюджеты 5 мең лирага тулыланачак. Бу акчалар клубның чыгымнарын каплар өчен кулланылачак. "Безнең керем артачак, - дип белдергән "Гулспор" президенты  Кэнан Бьюклебеб. — Без команда өчен тырышабыз, шул ук вакытта илнең җитештерүчәнлегенә дә өлеш кертәбез", - ди ул.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар