Логотип «Мәйдан» журналы

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова вафат булган

Бүген Төмән шәһәре "Татар мәдәнияте үзәге" муниципаль учреждениесе директоры Лилия Кәримова вафат булган. Бу хакта себер татарларының активисты Насия Тляушева хәбәр итте. Кәримова Лилия Гафият кызы "...

Бүген Төмән шәһәре "Татар мәдәнияте үзәге" муниципаль учреждениесе директоры Лилия Кәримова вафат булган. Бу хакта себер татарларының активисты Насия Тляушева хәбәр итте.
Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова вафат булган

  • Кәримова Лилия Гафият кызы "Татар мәдәнияте үзәге" директоры булып 2006 елдан бирле эшләгән. Ул 1990 елда Тубыл педагогик училищесында татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм бию түгәрәге җитәкчесе белгечлекләре алган. 2004 елда Тубыл дәүләт педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга укыган.

  • Лилия Кәримова 1993 елда Тубыл татар радиосында эшли башлый, Тубыл мәктәбендә татар теле укыта, "Бәллүр" җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе булып эшли. 2000 елда Тубыл шәһәре себер татар мәдәнияте үзәгендә эшли башлый, 2004 елда Төмән татар мәдәнияте үзәгенә күченә.


Лилия Кәримова җитәкчелек иткән чорда татар мәдәнияте үзәге зур эш башкара, дип хәбәр итә Тляушева. Үзәк төрле мәдәни юнәлештәге 17 клуб оештыра (фольклор, вокал, театраль студия). Милли һәм ял итү юнәлешендәге чаралар уздырыла. Лилия Кәримованың эшчәнлеге Төмән өлкәсе, Татарстандагы ведомстволар тарафыннан күп тапкырлар югары бәяләнә.
"Якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу безнең - барлык себер татарлары өчен зур югалту. Безнең Лилия кебек сәләтле, көчле һәм ышанычлы кешене югалтуны кабул итү бик авыр. Без аны беркайчан да онытмабыз. Йатҡан йерең оцмаҡта пулсын, йәнем", - дип себер татарча тәмамлаган мөрәҗәгатен Насия Тляушева.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/30/194484/

Комментарийлар