Логотип «Мәйдан» журналы

Тешле кояш

Әни ясадыБердәнбер күзе яшел төскә буялган светофорның борын төбендә үк сары төстәге машина тора. Ул үзе әлләни зур түгел, бераз джипны хәтерләтә. Аның артыннан зәңгәр, кызыл карандаш белән ясалган ба...

Әни ясады
Бердәнбер күзе яшел төскә буялган светофорның борын төбендә үк сары төстәге машина тора. Ул үзе әлләни зур түгел, бераз джипны хәтерләтә. Аның артыннан зәңгәр, кызыл карандаш белән ясалган башкалары бер-бер артлы тезелгән. Ни йөртүчеләре, ни юлчылары күренмәгән машиналар өстеннән летчиксыз гына вертолет «оча». Әллә нинди сәер рәвешләргә кергән болытлар арасыннан яшел күзле, өчпочмак борынлы һәм алагаем килбәтсез авызлы кояш өстән аска карап елмая. Дөресрәге, эре тешләрен күрсәтеп ыржая.
Күршем әле идәндә аунап яткан әлеге рәсемгә, әле аның авторы булган улыма карады. Берничә секунд рәсемне өйрәнгәч, малайны бик тә мавыгып башка бер картина иҗат итүеннән аерды.
– Рөстәм, үскәнем, ну ясап та куйгансың! Кояшның тешләрен каян күрдең?
– Әй, аны бит әни ясады!
– Әни?
– Кояшны әни ясады...
Улым идәнгә чәчелеп яткан карандашларын җыя башлады, Айвар, янда гына Фәйзи бабай карчыгы утырганын да онытып, күзләремә төбәлде. Балама мультфильмнардагы якты нурлар чәчеп торган ягымлы кояшны ясамыйча, үзем дә абайламастан, кœңелемдәгесен төшергәнмен шул. Күршем хәзер менә шуны сизгәндәй, җиде бик астындагы күңелемне ыржайган кояш аша үтәли күргәндәй итте. Аның ирләрчә кочагына алып – юатып иркәлисе килү теләген яшерә алмый, йотып карап торуыннан, кызлар төсле оялгандай, күзләремне аска төшермәдем. Чөнки бу мизгелдә эчке халәтем ясалма кыланулардан бик еракта иде. Кояшымны елмайтырга омтылучы да бар икән лә! БилләŸи, минеке бул, дисә, булыр идем. Һәм аның алдында чишенүемне күз алдына китердем. Кинәт бары бер караш тудырган уйларымнан сискәнеп, карчык сизеп ала күрмәсен дип, аш бүлмәсенә таба атладым. Бердәнбер качу юлы шул иде. Һич кенә дә бу гөнаһлы уйларга ирек бирергә ярамый... Гаҗәп, нигә соң әле мине бу мизгелдә тән шәрәлеге куркытмый? Дини булуым да, горурлыгым да чишенү турында уйлаудан тарсынмый... Югыйсә, күптән түгел яулыкны гына салырга куштылар – салмадым.
Яулыклы
Эштәгеләр тырышып-тырышып министрның үзенә барырга үгетләде. Райондагы җитәкчеләр биш куллап риза булуларын әйтсәләр дә, министр фатыйхасын көтте. Вакыт сузудан мәгънә юк, дип уйладым да киттем министрлыкка.
Министр абзый бик итагать-хөрмәт күрсәтеп каршы алды. Хәл-әхвәлләрне сорашып утырды, кайсы яклардан булуым белән кызыксынды. Әллә миңа гына шулай тоелды, әйбәт җитәкче дигән фикер уятырга бик нык тырышты ул. Ә мин сөйләшүебез капка төбендә ике күрше очрашып чөкердәшкәнгә кайтып кала күрмәсен дип курыктым. Сорауларына бер-ике сүз белән генә җавап биреп, үземнең нигә килгәнемне бик бөртекләп аңлатырга керештем:
– Балаларны яратам. Иҗат үзәгенең директоры пенсиягә китәргә җыена. Менә шул вазыйфада үземне сынап карыйсым килә. Биредә сигез елга якын эшлим, читтән торып университетны тәмамладым. Озакламый аспирантура тәмамлыйм. Башка хезмәткәрләр хөрмәт итәләр. Райондагы җитәкчеләр Сезнең фатиханы көтә...
– Дөрес, дөрес... Сезнең турыда райондагылар яхшы фикердә. Уңышларыгызны хәтерлибез. Минем кулдан дипломнарны бер генә тапкыр алмадыгыз. Әле бит Сезнең бер программа Россия күләмендәге конкурста да җиңде түгелме соң?
– Икенче урынны алды...
– Анысы да бик яхшы. Алга таба әле беренчеләрен дә алырсыз!
– Рәхмәт. Алла...
Сүземне авызымнан тартып алып дәвам итте:
– Әйе, шулай, Алла боерса. Ләкин, үзегез беләсез, бу ниндидер бер беткән авылда 3–4 бала йөрүче иҗат түгәрәген җитәкләү генә түгел, шәһәрдә күз угында торган иҗат үзәге директоры урыны. Чит илләрдән дә кунаклар килә, алар карыйлар, күрәләр. Аннары, үзәккә төрле милләт балалары йөри. Без һич кенә менә шуларны онытырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә рәсми җитәкченең – милли, дини хисләрдән ерак кеше булуы мәҗбүри.
Соңгы җөмләсе белән министрның ни әйтергә теләгәнен аңлап алдым һәм турыдан-туры сорадым:
– Яулыкны салырга кушасызмы?
– Яулык бәйләү, әлбәттә, һәркемнең үз эше. Әмма мин яулыклы хатын-кызны рәсми җитәкче итеп билгели алмыйм. Уйлап карагыз, болай сезнең кандидатурага башка дәгъвам юк...
Кәнәфи яки яулык. Яулык яки кәнәфи. Сайла... Шушы ике җансыз җисемнең кеше тормышына тәэсир итү көче күпме икәнне беркайчан да чамалап караганым юк иде. Кәнәфи, телиләрме-теләмиләрме, барыбер башкаларны хөрмәт итәргә мәҗбүр итә. Яулык бәйләсәң дә шулайрак... Кәнәфи ихтыяр көчен ныгыта, яулык – чыныктыра. Кәнәфи күтәрә, яулык үзеңне югалтырга ирек бирми. Кәнәфи – акча, хакимлек... Яулык бәйләп урамда хәер җыялар. Яулык кәнәфигә караганда да зуррак йогынты ясый... Кәнәфи – изге гамәлләр кылырга, җәмгыятькә файда китерергә мөмкинлек. Яулык комачаулыймы? Димәк... Кайсын сайласаң да – барыбер, диген дә алтын урталыкны тап: башыңа яулык урынына... наушник кигән төсле итеп берәр шарф ура, изүең ачык икәнне күрмәсеннәр өчен... озын итәкле костюм сайлап ки.
Кешеләр берсе матди, икенчесе рухи яссылык билгесе шушы ике җансыз әйбер йогынтысы камалышында яши, ә үзләре шуларны көрәштергән була. Әйтерсең, бөтен проблемалары шуларны көрәштерүдән башлана һәм шуның белән бетә...
Министр белән очрашудан менә шундый каршылыклы уйларга бирелеп кайтып килешем иде. Бер-ике минут ике җансыз җисемне көрәштереп утырган министрга каршы пикет оештырып урамга чыгу уты белән янып алам, аннары анда бөтен халык ишетерлек итеп кычкырачак сүзләрне барлыйм. Тагын берничә минуттан инде Ходайдан министрга иман бирүен сорыйм. Тагын берничә минуттан, барысы да Ходай кулында дип, үземне юатырга керешәм...
Уйларымнан баскычтан менеп барганда юлыма очраган күрше Фәйзи бабай белән таныш түгел ир аерды.
Мине күрүгә Фәйзи бабай үз итеп:
– Менә, сеңлем, безгә яңа күрше килде. Теге, яздан бирле буш торган фатирга. Таныш бул...
Бабай сүзен әйтеп бетерә алмады, таныш түгел яңа күрше миңа бер текәлеп карады да баскычтан чабып диярлек менеп китте. Бабай үзе бу хәлне көтмәгән иде, күрәсең, башта ни әйтергә белми торды. Мин инде министрдан соң теләсә нинди очрашуга әзер идем. Бабай баскычтан акрынлап фатирына күтәрелгәндә:
– Күрәсең, яулык бәйләгәннәрне яратмый, кызым. Ярар, син үпкәләмә инде, ияләшер. Ияләшми кая барсын... Ияләшмәсә күчеп китәр. Күршегә җүнле бәндә килгән, дип сөенгән идем... – дип куйды.
– Фәйзи бабай, аптырама, яши башлагач күренер.
– Шулай, шулай, кызым...
Мин, ниһаять, кайтып җиткәнемә сөенеп, буш фатирыма бикләнергә ашыктым...
Бик астында
Ни нәрсәмә эчемне пошырып утырам соң? Директор урынына кызыгып нәфесеңне аздырганчы, намазыңны укы, малаеңны бакчага барып алганчы вак-төяк эшләреңне кара. Шулай иттем дә... Кичкә таба телефон шалтырады. «Әйе» дип эндәшергә өлгерми калдым, әни үзенекен тезеп китте: «Кызым, берәр хәл килеп чыктымы? Исән-саулармы? Көне буе үземә урын тапмыйм. Атаң төшемә керде, кычкырынды-акырынды, бөтен өйнең өстен-аска китерде... Уянып киткәч, төш кенә күрдем микән, дип икеләнеп яттым. Мәрхүм, теге дөньяга китеп тә үземә тынгылык бирми. Төшемдә күрсәм, гел бер начар хәл килеп чыга да тора. Теге юлы да шулай булды...» Әни-бәгъремнең үзәгенә тәмам үтсә үтәр икән бу айнымас, холыксыз әти. Инде мәрхүм булуына ничә еллар, һаман менә шулай төшләренә кереп куркыта. Берни булмаганын кабатлый-кабатлый әнине тынычландырдым, үзем хәләл җефетен бәхетсез итүдә гаепләнгән һәм баласын гомерлек хата ясарга этәрә язган кеше рухына багышлап хәер бирү турында уйладым. Ә бит мин аңар хәер бирә торган бала түгел идем...
Бу хәл, инде балам мәктәптә укып йөрүенә карамастан, минем белән килеп чыккандыр кебек түгел. Ничектер шулай, үткәннәрне исемә төшергәндә, аны башка берәүләр язмышына күз салгандай читтән күзәтәм.
Әнә, идәннәре вакытында юньле-башлы юылмаганга караңгы төскә кереп беткән тулай торакның тар, озын коридорын яктырткан бердәнбер «йөзле» лампочка яктысында ике студент аркаларын диварга терәгәннәр дә бер-берсенә карашып чүгәләп утырганнар. Бала чактан ук каты бәгырьле атасыннан бернинди наз күреп үсмәгән кыз, күз яшьләрен дә сөртеп алмыйча, алларына тезләнеп үзенеке булуны сораган егетне кызганды. Һәм үзенең бик тә бәхетле булачагына ышанды. Ир-егет акырмый, орынмый, сукмый, әйберләрне җимерми, ә сабый бала төсле күз яшьләре белән ялына бит! Һәм гомергә ишетмәгән матур сүзләр белән аннан башка яши алмавын тәкрарлый. Ул аны әтисе әнисен газаплаган кебек интектермәячәк!
Тулай торакның тар коридорында берсенең кызгануына һәм бәхет таптым дип ышануына, икенчесенең яшьлек дәртен йөгәнли алмый, чибәр кызны үзенеке итүенә омтылышы аларны якынайтты. Әмма бер бөтен итмәде. Әйтерсең, тар коридорга кереп кысылган язмышлары башка юл таба алмаганга гына алар бергә булды...
...Беркатлы ышануларымнан Алешадан җилләр искәч кенә айныдым. Бала күтәреп әти янына кайтып керү турында исә башка да китермәле түгел иде. Йә әнине, йә мине бәреп кенә үтерәчәк. Әмма үзенең гомере кыска булып чыкты, исерек килеш юлдан чыкканда, машина астында калды.
Мин ул чакта, аны кызганудан бигрәк, киресенчә, зур бер кайгыдан котылгандай, эчтән генә шатландым.
Шатлык
Иртә уңмаган – кич уңмас. Әтидән котылу шатлыгы озакка бармады, әнинең җилдән бала тапкан кызы өчен үртәлүләре җелеккә үтте. Ничек итеп сабыйлар йортына баланы илтеп тапшырганымны хәтерләмим. Хәтта кем адрес биргәнен, кем шулай эшләргә өйрәткәнен... Әллә ничаклы исемә төшерергә тырышсам да – төшерә алмыйм. Кызык, вак-төяк яхшылык эшләгән чакларым барысы истә, ә менә ничек әшәкелек кылганым – юк. Кулым кылган начар гамәлне аңым кабул итмичә, хәтта хәтеремә кертүдән баш тартты. Юньсезлек эшләсәк тә, юньсез буласы килми шул.
Әни – мине, Алеша – улын, ә мин аларның өчесен дә югалту белән бергә үз-үземне җуйдым. Ни ярату, ни ышану, ни кызгану, ни өмет – берсе дә калмады. Күңел, хет туп тип, буп-буш кырга әйләнде. Таң атуга – көнне, көндез – кичне, кич – төнне, төнлә – иртәне түземсезләнеп көтәм, вакыт узганын сәгатьләп түгел, секундлап саныйм. Һәм буш күңелемнән чарасызланып хис эзлим. Көләргә тырышам – авызым ерыла, елаган булам – битем буйлап яшь тамчылары тәгәри, нәфрәтләнәм – кулларым йодрыклана, түбәнсенәм-башым иелә, сагынам – күзләрем моңсулана, сыкранам – маңгаемда җыерчыклар пәйда була... Туганнан бирле төрле хисләрне белдерергә күнегелгән, шул гына. Күнегелгән мимикалар, хәрәкәтләр кабатлана. Ә күңел барыбер шул килеш – мәрттә.
Уйларым буш күңел кырында берәр ай чамасы «туп типкәч», ничектер шулай, хәтергә сугыласы итте. Бер-бер артлы балачакларымдагы, яшүсмер вакыттагы иң кадерле тоелган вакыйгалар күз алдымда яңарды. Ләкин алар да бернинди кичереш, тойгы уята алмады. Шулай да, эш юктан эш булсын дигәндәй, вакыт тизрәк үтмәсме дип, хәтердә шактый казындым. Инде бу эшемнән туеп, уйларым белән бүгенгегә кайтырга чыккан идем... Хәтеремнең иң караңгы почмагына качкан тузан бөртеге кадәр генә бер хисне тойгандай булдым. Ул хис шулкадәр мескен, бетерешкән, сизелер-сизелмәс кенә! Мәрткә киткән күңел бит буп-буш, анда хәтта. Аллага ышану хисе үлгән. Ә менә монда – хәтер почмагында – нидер бар. Ул – улымны ярату хисе! Кем, ничек итеп аны югалтуларымнан саклап кала алган? Шул чакта күңел соңгы сулышы белән җавапка: «Ходай...» – дип пышылдады. Ходай саклаган! Шул җавап үзенә сыендырды да бөтен тойгыларымны берьюлы кабат уятты.
Күңел алдаулары өчен нәфрәтләнә, әле улым туганга шатлана, әле аны сагынып, хатасы өчен түбәнсенеп сызлана, әмма авыз ерылмый, күз яшьләре тәгәрәми, куллар йодрыкка төйнәлми, маңгайда җыерчыклар күренми. Менә шул халәттә элгечтән пәлтәмне тартып алдым да чыгып йөгердем. Балалар йортына барып җиткәнче: «Ходаем, кичер, баламны бөтенләй югалта күрмим! Аны да якла, сакла! Бары сиңа гына ышанам!» – дип кабатладым. Шул сүзләрне әйтүдән туктасам, хисләрем тагын юкка чыгар да, үз-үземне югалтырмын дип куркудан, ятимлек кочагында – газап утында интеккән баламны күз алдына китерүдән шашар дәрәҗәгә җиттем. Балалар йортына килеп керүгә берәү: «Ташлап калдыруы – бер мизгел, ә табуы – бер гомер», – дип, ярама учлап тоз салды.
Ялгыштан туган балам анда иде. Баланы җилдән тапмыйлар – кайсысы бернинди хакы булмыйча шулкадәр түбәнсетүле хөкем сүзләрен уйлап тапкандыр! Бала – ялгыштан йә яратудан ярала. Ялгыштан туса да, ул минеке! Ничек дөньяга килүе өчен ул җавап тотарга тиеш түгел!
Ләкин улымны миңа тиз генә бирергә ашыкмадылар. Без аны берничә көннән әни белән килеп алдык. Улыма исем кушканда, беркайчан да, беркайчан да әнисенең аңардан баш тартуын белә күрмәсен дип ялвардым һәм беркайчан да аңлый алмаган үз әтиемне кичердем...
Аңламадылар
Айвар, күчеп килгән вакытларында миннән өрәк күргәндәй качса да, тора-бара ияләште. Фәйзи бабайның үгетләүләре ярдәм итте, күрәсең. Моның өстенә бик тә бала күңелле кеше иде, улыма битараф кала алмады. Узып киткәндә, мине күрмәмешкә салышса да, улыма шаяртып берничә сүз әйтми китми иде. Тегесе дә аңар тәмам ияләнде. Аз гына күз-колак булмый торсаң, йөгерә дә шуның фатирына кереп кача. Аннары Айварны җитәкләп үзебезгә алып керә. Күрше абыйсының безгә керүе күңелемне ярамаган уйларга этәрүен ничек балага аңлатмак кирәк?! Хәер, бала бала, үскәч барысын да аңлар әле, дисең дә тынычланасың. Ә башкалар аңламаса нишләргә?
...Җилдән бала тапкан, диделәр. Йөреп алданган, диделәр. Яхшы атланып мәчеткә барган, яулык бәйләгән, диделәр. Тагын әллә нинди сүзләр әйтеп көлделәр, түбәнсеттеләр, әмма аңламадылар. Айвар да аңламады. Аңламауның нигезе шунда: авылдашларым, юлдан чыккан хатын-кызга санап, Ходайга чын күңелдән ышанып саклануымны күрергә теләмәде. Ә күрше, чын күңелдән Ходайга ышануымны күреп, хатын-кыз икәнемне танудан баш тартты. Хәер, соңгысы өчен үзем махсус тырыштым кебек. Тик хатын-кыз, ун кат яулык бәйләсен, ун кат күлмәк кисен, бер намазын калдырмасын, барыбер хатын-кыз булуыннан кача алмый. Чөнки Ходай үзе аны хатын-кыз итеп яраткан. Шуңа да үз ярын-парын таба алмаган хатын-кыз күңелендә елмайган түгел, ә ыржайган тешле кояш асравы гаеп эш тә түгелдер...
Әллә ничә көн инде, йокларга ятканда, үз-үземә Фәйзи бабайның намазлы карчыгына кереп киңәшләшергә, берәр кияү табарга булышуын үтенергә сүзләр бирәм. Ләкин һаман кереп җитә алганым юк. Җыенып беткән җиремнән улымның: «Айвар абый миңа машина алып кайтам, диде», «Айвар абыйга уйнарга керәм», «Айвар абыйның телевизорында матур мультфильмнар күрсәтәләр», – дип, балаларча бер шатлык белән сөйләнүен ишетәм дә туктап калам. Инде башкалар түгел, мин үземне аңламый идем. Кирәксенмәсәм дә, ир эзли башламакчы. Ә нигә? Ялгызым яшәүдән туйдым, улыма әти кирәк... Тагын? Әлеге сәбәпләр дә бик җиткән. Тагын да җитдирәкләрен табып булмас. Әмма чын дөресе күңел төбенә үк яшеренгән – Айвар уяткан һәм ул үзе күрергә базмаган хатын-кыз хисләрен кая куярга белмәүдән бәргәләнү иде бу.
Бәргәләнү
– Кызым, бигрәк яхшы күңелле инде син. Әнә яңа күршегә дә үпкәләмәдең, ягымлы карашыңны кызганмадың. Малаең белән аралашудан да тыймадың. Күчеп килгәненә дүрт ай тулды, бөтенләй башкага әйләнде бит, ә?! Хәтерлисеңме, теге, беренче күргәндә нинди иде? Кеше белән исәнләшә дә белми торган бер юньсез бәндә дип котларым очты бит...
Фәйзи бабай сүзен әнә шулай ерактанрак башлады. Аның мине күптәннән күреп сөйләшәсе килгән, күрәсең. Базардан чыгып килгәндә уйламаганда очрашуыбызга шатлануы йөзенә чыкты. Йортыбыз 10–15 минутлык арада гына, ашыкмый гына җәяүләп атладык. Ә бабай салмак кына сөйли бирде:
– Ә бит кешенең башкаларның бер җылы сүзенә, бер ягымлы карашына тилмергән чагы булган. Әле күчкәненә бер-ике көн булган иде микән, фатирының ишеге шыр ачык. Малайны озата чыккан идем, шунда күрдем. Ни хәл бу, мин әйтәм, бандитлар талаганмы моны, дип куркуга калдым. Малай милиция чакырырга чапты, мин исә фатир ишек төбеннән эчкәре күз ташладым. Һәм карыйм: Айвар аш бүлмәсендә өстендәге курткасын да салмаган килеш идәнгә бөгелеп төшкән дә тавышсыз гына үкси-үкси елый. Ә кулында бау. Янына атылып кердем. Бавын тиз генә тартып алдым. Шактый исерек иде. Малай, милиционерларны каршы алып, куркыныч юклыгын аңлатты да үз юлы белән китте. Мин – карт кеше, беркая ашыкмыйм. Мәйсәрә апаңны кисәттем дә моңарда төн куна калдым. Таң атканда уянды. Үз-үзенә кул салырга уйлап эчкән икән. Кызым, ул әле бер ел чамасы элек кенә хатынын, яңа дөньяга аваз салган баласын җирләгән. Хатыны бала тапканда җан биргән, баласы аннары... Ә бу шул кайгысыннан Себер тиклем Себердән качып килгән. «Никадәр ераккарак китсәм, шулкадәр җиңелрәк булыр төсле иде. Ялгышканмын, кайгы йөрәктә яши икән, аннан шул үлеп котылсаң гына...» – дип, дөньяда әллә ниләр күргән бабаңны да елатты. Кызым, аның бәргәләнгән җанын малаең гына саклады. Һәм син үзең...
Фәйзи бабай сөйләгәннәрдән телсез калган идем. Күңелдә мең дә бер сорау туды. Ничек кешенең кайгыруын күрмәгәнмен? Ничек берни дә сизмәгәнмен? Сорауларыма ашыга-ашыга җавап эзлим, таба алмыйм... Хатын-кыз хисләре күзләремне томалады, алар белән көрәшкән күңелем гөнаһланудан качу юлын эзләде, дип аклансам гына. Фәйзи бабай исә картларча бер тирән итеп сулыш сулап куйды да әйтәсе килгәнен ишек төбендә сузып кына тәмамлады:
– Үзе әйтте, кызым. Малае килеп керсә – дөньяларым яктырып китә, әнисен күрсәм – югалткан сабырлыгымны тапкандай булам, диде. Монда килгәнче, үземнең тере ир кеше икәнемне оныткан идем инде, ди. Бер дә арттырусыз сөйлим, кызым... Үз кызымдай якын күргәнгә сөйлим. Ачуланырсың дип, карчык әйтмәскә дә кушкан иде, тел яшерә торган очрак түгел, мин әйтәм. Кылган яхшылыгың үзеңә кире ташка әйләнеп кайтмасын, дип сөйлим...
Фатирыма кергәч, көзге каршына килеп бастым да башымнан яулыгымны сыдырып төшердем. Колагымда Фәйзи бабайның әйткәннәре Айвар тавышы булып яңгырады. Малае килеп керсә – дөньяларым яктырып китә, әнисен күрсәм – югалткан сабырлыгымны тапкандай булам. Монда килгәнче тере ир кеше икәнемне оныткан идем...
Бикләнмәгән фатирым ишеге ачылды. Керергә кыенсынып, ишеккә шакып алды, улымны чакырды – дәшмәдем. Артыма килеп басуын көзгедән күрдем – яулыгыма үрелмәдем. Ул, беренче күргәндәй, көзгедә чагылган йөземә текәлде. Югалып калуын сиздермәскә тырышу ниятеннән, булдыра алганча коры гына:
– Малаеңны гына юллап кергән идем, – диде.
Сүзләр булышмады, киеренкелекне бетерергә теләгәндәй ,елмаерга итте. Тик мизгел, ирнең ясалма елмаюын да, югалып калуын да кабул итми, пружина төсле ныграк тартылды. Берничә сәгатькә тиң берничә секунд узды. Урынымнан кыймшанмадым. Ул якынрак килде дә, иңсәмнән тотып, үзенә таба борды һәм, кочагына алып, шашып-шашып иреннәремнән, яңакларымнан, чәчләремнән үбә башлады.
Берара колагымда, кылган яхшылыгың үзеңә кире ташка әйләнеп кайтмасын, дигән сүзләр яңгырады...
Берара көзгедә, бер-берсенә сыенып, бербөтенгә әйләнгән ир белән хатынны күрдем...
Берара бөтен барлыгымны биләп алган татлы хисләрдән күңелдәге тешле кояш, ниһаять, ыржаеп түгел, ягымлы итеп елмайды төсле...
Берара көзге алдында яткан яулык шуып идәнгә, безнең аяк астына төшкәнен шәйләдем... Ул да күрде. Һәм без, яулыкны таптаудан куркып, бер-беребездән аерылдык.
...Ялгыз хатын күңелендә тешле кояш ыржая, дип көлмәгез. Көннәрдән бер көнне насыйп ярын – ышанычлы ирен очратыр ул һәм ягымлы итеп елмаер...

Комментарийлар