Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмәкене кәнфиткә алмаштырабыз

Бүген, 19 ноябрьдә, Казанда "Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр" акциясе уздырыла.19 ноябрь – Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне. Шул уңайдан башкаланың Транспорт комитеты шәһәр пассажир транспорты йөртү...


Бүген, 19 ноябрьдә, Казанда "Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр" акциясе уздырыла.



19 ноябрь – Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне. Шул уңайдан башкаланың Транспорт комитеты шәһәр пассажир транспорты йөртүчеләре өчен әлеге акцияне уздырырга булган. Шул уңайдан пассажир транспортларының тәмәке тартучы йөртүчеләренә әлеге начар гадәтнең зыяны турында сөйлләргә җыеналар, ә тәмәкене кәнфиткә алмаштыралар.
Мөмкин кадәр күбрәк йөртүче акция турында белсен һәм анда катнашсын өчен, быел чараны өч – “Г.Тукай мәйданы”, Мәүләтов урамы буенча урнашкан “Парин урамы” һәм “Восстание разъезды” тукталышларында үткәрәләр.

Интертат.

Комментарийлар