Логотип «Мәйдан» журналы

Телефонның аккумуляторы шартламасын өчен нишләргә?

"Роскачество" техниклары телефонның аккумуляторы шартламасын һәм янып китмәсен өчен киңәшләрен җиткерде. Шартлауның сәбәбе өч булырга мөмкин - кызу, аккумуляторның иске булуы яки аның заводтан ук брак...

"Роскачество" техниклары телефонның аккумуляторы шартламасын һәм янып китмәсен өчен киңәшләрен җиткерде. Шартлауның сәбәбе өч булырга мөмкин - кызу, аккумуляторның иске булуы яки аның заводтан ук брак булып чыгуы. 


Брак икәнен ачыклау мөмкин түгел. Ә менә калган ике сәбәпне кисәтергә мөмкин.Литий-ион аккумуляторлар температура үзгәргәндә газ бүлеп чыгара башлый, кайчак аккумулятордан сыеклык та агып чыга. Батареяның бәрелүе яки кызуы шартлау китереп чыгарга мөмкин.


Бу булмасын өчен нишләргә?


Беренчедән, зарядлау җиһазы шул ук фирманыкы булырга тиеш. Икенчедән, телефоннарны кызарга мөмкин булган урыннарга куярга ярамый. Мәсәлән, кояш төшкән урынга, мендәр астына. Зарядка алганда телефон кыза, шуңа күрә зарядка процессында телефонның кызуына китергән әйберләр белән шөгыльләнергә ярамый. Мәсәлән, зарядкага куйгач, уен уйнамагаыз. Бу очракта телефон бик тиз кыза. Кызу телефонның эшләү срогын да киметә.


Аккумулятор бәрелүдән дә шартларга мөмкин. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнгәндә телефонны читкә куегыз.


Телефонны арткы кесәдә йөртмәгез. Өстенә утырганда ул шартларга мөмкин.


Аккумулятор кабарса, аны кулланырга ярамый. Бу телефонда химик реакцияләр башланган дигән сүз, аның шартлавы ихтимал.


Аккумуляор яна башласа, телефонны зарядкадан алырга кирәк, әмма телефонга кагылырга ярамый. Әгәр тартып чыгарып булмаса, бүлмәдә электрны өзегез. Электр тогы өзелгәннән соң телефонны калын юеш чүпрәк белән капларга яки аны берәр әйбер белән алып суга ташларга кирәк.


"Роскачество"ның аңлату эшләре алып баруы Кургандагы фаҗигагә бәйле.



"Ура.ру" язуынча, 3 июльдә Курганда, Тельман урамындагы тулай торакта зарядкада торган телефон шартлаган. Нәтиҗәдә 7 яшьлек бала һәлак булган. Фаҗига булган вакытта ул телефон янында булган. Малай телефонны урамда тапкан һәм өйгә алып кайтып, зарядкага куйган. Шул мизгелдә ул шартлаган, дип хәбәр итә сайт.


Шаһитлар әйтүенчә, малайның әтисе истерикага бирелгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.




Фото: https://pixabay.com/

https://intertat.tatar/copayjavap/telefonny-akkumulyatory-shartlamasyn-chen-nishl-rg-/

Комментарийлар