Логотип «Мәйдан» журналы

Тәбрис Яруллин: “Болай дәвам итсә, хәтта Иделне дә онытачакбыз”

Яшьләр телне ничек сакламакчы? “1950 нче елларда мәктәпләрдә татарчаны бетерү нәтиҗәсендә берничә буын туган телендә уку, сөйләшүдән мәхрүм калды. Хәзер тагын шушы хәлнең кабатлану куркынычы бар”, – д...

Яшьләр телне ничек сакламакчы? “1950 нче елларда мәктәпләрдә татарчаны бетерү нәтиҗәсендә берничә буын туган телендә уку, сөйләшүдән мәхрүм калды. Хәзер тагын шушы хәлнең кабатлану куркынычы бар”, – ди Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин. Аның белән “Телләр турында”гы законның үтәлеше турында сөйләштек.


 “Иң мөһим күрсәткеч – тел яссылыгы”
– Күптән түгел Министрлар Кабинеты каршындагы “Телләр ту­рында”гы Законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында Пре­мьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, “Телләр турын­да”гы закон тулысынча тормышка ашырылмый, диде. Сезнеңчә, әлегә нәрсәләргә игътибар җитеп бетми?


– Әйе, Васил Шәйхразиев бу хакта бер генә мәртәбә әйтмәде. Закон турында йә үтәлә, йә үтәлми дип кенә әйтеп була. Район һәм шәһәрләрдә ике теллелекнең кулланылышын берничә күрсәткеч буенча барлыйлар. Шуның берсе – сайтларда татарча мәгълүмат булдыру. Хәзерге вакытта әлеге эшне 100 процентка җиткерү бурычы куелды. Районнарда ике телле бел­гечләрне эшкә җәлеп итеп, бу эшне төгәлләп киләләр. Карарларның ике телдә булу-булмавын Юстиция министрлыгы күзәтеп тора.
Район-шәһәрләрдә 26 меңнән артык норматив актның 28 проценты гына татарчага тәрҗемә ителгән. Бу эшне дә бер-ике ай эчендә башкарып була. Болар барысы да тәрҗемәгә бәйле. Беренче чиратта, белгеч кирәк. Заманында бу эшкә ике телне дә белә торган хезмәткәрләр алынмаган. Хәзер мәсьәлә контрольдә булгач, вәз­гыять тә үзгәрәчәк.
Ләкин рәсми документларны бөтен кеше дә күрми. Шуңа күрә иң мөһим күрсәткеч дип тел яссылыгын атар идем. Бу нәрсә дигән сүз? Урамга чыккач, як-ягыбызга карыйбыз, кибетләргә керәбез. Анда татарча мәгълүмат бармы, сөй­лә­шәләрме? Бу очракта шуны күздә тотам. Юл, урам күрсәткечләре, оешма, елга исемнәре һәм башкалар. Соңгы вакытта зур элмәләр (без шундый термин керттек. –     Т.Яруллин) барлыкка килде. Мә­сәлән, мәдәният йортын, стадион, парклар, китапханәләрне төзек­ләндергәч, аларның исемнәрен зур хәрефләр белән урысча язалар, тик татарчасын оныталар. Ике теллелекнең торышы бик начар. Урамга чыгуга ук кеше моны үзе дә күрә ала. Кайсы кимсетелгәне-кимсетелмәгәне ачык күренә.
– Тәрҗемә эшен “Смарткат” һөнәри тәрҗемә итү системасы җиңеләйтер дип өметләнәләр...
– Үзем эшләп карамагач, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтә алмыйм. Ләкин бу тәрҗемә сис­темасын “Телләр турында”гы законның үтәлешенә багышланган утырышта тәкъдим иткәннәр икән, димәк, ышанырга була. Аны Казан хакимиятендә сынап та караганнар. Бу тәрҗемә эшен тизләтер өчен уйлап табылган.
Проектта   бар, чынбарлыкта  – юк
– Элмә такталарны ике телдә язу, хаталардан арындыру турында ничә еллардан бирле сөй­ләшәбез. Нәтиҗәсе бармы соң?
– Узган ел шушы мәсьәләнең торышын ачыклау өчен яшьләр белән район һәм шәһәрләргә дүрт тапкыр чыктык. Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Буа районнарында һәм башка шә­һәрләрдә булдык. Беренче чиратта, җитешсезлекләр булган районнарны барладык. Юл, урам күр­сәткечләрне, елга исемнәре, элмә такталар, элмәләрне тикшердек. Урысчасы кимсетелгән бер генә район да юк. Проектта татарча язылган, тик чынбарлыкта  – юк. Андый очраклар да була. Районнарда урам исемнәре бер телдә генә язылган очраклар күп икән. Кайда нинди кимчелек бар, фотога тө­шерәбез. Бигрәк тә елга исем­нәре буенча хәл аяныч. Алар татарчага тәрҗемә ителмәгән. Чулман, Нок­ратның нәрсә икәнен дә белмиләр. Кызганыч, бу исемнәр туган те­лебездән китә бара. Болай дәвам итсә, биш-ун елдан хәтта Иделне дә онытачакбыз. Юл күр­сәткечләрнең яңаларын хәзер ике телдә куя башладылар. Хәрби комиссариаттан алып, гимназия­ләргә кадәр исем­нәр яңартыла. Тик ике телдә язылган биналар күп түгел. Бик гаҗәп, бюджет акчасына төзек­лән­дерәләр, әмма татарчасын язарга оныталар. Күп кунаклар кабул итә торган Казан кебек шә­һәрдә моңа аеруча игътибар итәр­гә кирәк. Эшебезне дәвам итеп, республиканың барлык районнарын колачларга җые­набыз.
– Федераль дәрәҗәдәге оешмаларга йогынты ясап буламы?
– Була. Мәсәлән, тимер юл вокзалларын алыйк. Без аларны да тикшерәбез. Хакимият тарафыннан закон үтәлми дип мөрәҗәгать итә­без. Аларның эчке навигация, күрсәткечләр буенча үз планы бар. Анда еш кына инглизчә, урысча язылган. Әгерҗе, Яшел Үзән аша инглизчә белгән ничә турист уза икән? Мин, мәсәлән, вокзалда ин­глизчә язуны бөтенләй ки­рәк­сенмим. Казан үзәк тимер юл вокзалында татарча да язылган. Автовокзаллар да татарча язгалыйлар әле. Гомумән, искеләрендә яхшырак булган, яңаларында алай түгел. Россия тимер юллары оеш­масының безнең төбәктәге төп идарәсе Түбән Новгородта урнашкан. Алар да ике теллелек турындагы законны исәпкә алырга тиеш. Вокзаллар өчен – Транспорт министрлыгы, социаль объектлар өчен башка министрлыклар җа­ваплы.
– Башкалабызда бер урам исемен берничә төрле тәрҗемә иткән чаклар да бар. Урысча “Ноксинский спуск” дип йөр­телгән урамны бер йортта – “Нок­са авышлыгы”, икен­че­сендә – “Нокса төшерү”, өчен­чесендә “Нокса яры” дип тәр­җемә иткәннәр иде. Һәрхәлдә, берничә ел элек шундый хәлгә тап булган идек. Аны төрлечә язу дөрес түгелдер бит?
– Бер төрле язылырга тиеш, әлбәттә. Кешеләр урам исемнәрен үзләре дә үзгәртә ала. Тик бу хакта белмиләр. Әйтик, без әти-әниләр яшәгән урамга Игелекле дигән исем бирдек. Моның өчен анда яшәү­челәр белән бергәләп хәл итеп,  шәһәрдәге махсус комис­сиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казанда һәр халыкара чара алдыннан үзәк урамнардагы бинаның кы­яфәтен боза торган элмә такталарны алыштырып чыгалар. Теләгәндә бик тиз эшлиләр. Элмәләрне 5 –10 ел саен үзгәртеп торалар. Алыштырганда комиссия вәкилләренең, сезнең элмә стандартларга туры килми, дип кисәтү ясавы да җитә кебек.
Яшьләр туган телне үстерү юлларын эзли
–    “Мин татарча сөйләшәм” акциясе туган телне үстерүдә зур чарага әйләнде... Быел ул ничек үтә­чәк?
– “Тел активизмы” дигән кү­ренеш бар. “Мин татарча сөй­ләшәм” акциясе дә – аның бер чагылышы. Хәзер дәүләт дәрәҗә­сен­дә ике дәүләт теле турында киңәш­мәләр уздыралар. Моңа кадәр ул гомер-гомергә астан кил­гән тәкъдим буларак яшәп килде. Без бу ак­циядә рейтинглар төзедек, оеш­маларның ни дәрәҗәдә татарча язуларын белештек, катнашучыларга рәхмәтләр әйттек, артта калганнарга антипремияләр бирдек. Быел да акция 21 февральдә башланып китте, бертуктаусыз чаралар уза. Аңа йөзләгән мәктәп кушылды. “Татарча Википедия” бәй­гесе игълан иттек. Анда һәйкәлләр, биналар турында татарча язалар. Быел аны Чаллы белән бер­лектә үткәрәбез. Дөнья буйлап уза бу акция. Ел саен 15 мең кешене колачлый.
– Соңгы вакытта тел тирәсендә булган вакыйгалар яшьләрнең максатчанлыгын, тырышлыгын киметмәдеме?
– Яшьләрдә активлык аеруча сизелә. Казанда 20дән артык татар иҗтимагый оешмасы бар. Кечкенә клублар да, киң җәмәгатьчелеккә танылган “Калеб” сәнгать үзәге дә бар. Бу – зур сан. Яшьләр туган телебезне, мәдәниятебезне үстерү юлларын эзли. Аларга дәүләт ягыннан да ярдәм кирәк. Бу татар мәдә­ния­тенә инвестиция булыр иде. Ке­шеләрдән – игътибар, безнең кебек оешмалардан ярдәм кирәк.
Мәктәпләрдә хәзер ишеккә, “татар теле кабинеты” дип тә язмыйлар, туган тел дип язалар. 1950  елларда мәктәпләрдә татарчаны бетерү нәтиҗәсендә берничә буын татарча уку, сөйләшүдән мәхрүм калды. Хәзер тагын шушы хәл кабатлану куркынычы бар. Без татар мәктәпләре, гимназияләрендә укыдык, туган телебезне, тарихыбызны яхшы беләбез. Хәзер бөтенесе кими барачак, шушы буын белән китәчәк. Һәркемгә үз көченнән килгәнне эшләргә тырышырга кирәк. Төрле өлкәдә йолдызларны барлау, төрле курслар оештыру... Татар журналистикасы курслары оештыралар дигән хәбәрне ишетеп сөендем әле. Без “Акыл фабрикасы” курслары оештырдык. Бәлкем, ул ачык университет булып җитешер. Тәҗрибә уртак­лашу, белем бирү бик мөһим. Бәлкем, бу телне югалтудан коткармас та, әмма актив кешеләрне татар мохитенә җәлеп итәргә булышачак.
– Казанда өч телле мәктәп төзергә җыеналар. Халык арасында, башта татар мәктәпләрен булдырырга кирәк, диючеләр дә бар...
– Тел бәхәсеннән соң татар мәктәбе, ачык университет, заманча татар мәдәни үзәген булдыру фикерен җиткердек. Дәүләт Ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев мондый мәктәпне ачу фикерен хуп­лаган иде. Бу – безнең киләчәк. Балага урыс яки татар теленең кайсын сайлыйсың дисәң, урысныкын, диячәк. Чөнки бөтенесе  урысча. Ә төрле телләрне өйрәнеп булганда, улым, сиңа берничә телне бертигез үзләштерергә мөмкинлек бирелә, дип аңлатып була.
– Гаиләгездә татарча сөй­ләшәсезме?
 
– Балалар белән татарча аралашабыз. Татарча яңа мультфильм чыгамы, башка продукцияме – без беренче кулланучылар. Ризаетдинга – 5 яшь. Кайчак урамнан яки туган көнгә барып кайткач, урысчага күчә башлый. Шул вакыт аны, татарча сөйлә, дип төзәтәбез. Хәяткә әле 2 яшь кенә. Икесе дә күптелле бакчаларга йөри. Татар мәктәплә­ренә укырга бирәчәкбез.
 
Фото: tatar-inform.ru

Сәрия Мифтахова

"Ватаным Татарстан"

Комментарийлар