Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа» үзенең миллионлаган язылучыларын өйдә утырырга чакырды

«Татмедиа»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге берләшмәләре «Өеңдә утыр» дөньякүләм акциясенә кушылды һәм үзенең язылучыларын, артык ихтыяҗ булмаганда, өйдән чыгып йөрмәскә чакырды.Төркемнәрнең атамас...



«Татмедиа»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге берләшмәләре «Өеңдә утыр» дөньякүләм акциясенә кушылды һәм үзенең язылучыларын, артык ихтыяҗ булмаганда, өйдән чыгып йөрмәскә чакырды.





Төркемнәрнең атамасында «Өеңдә утыр» дигән өстәмә барлыкка килде. Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакайдагы зур берләшмәләр акциягә кушылды инде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «События» электрон газетасының рәсми төркемнәрендә әлеге гыйбарә берләшмәләр статусында пәйда булды.

 Шул рәвешле, паблик администраторлары якын көннәрдә өйдән чыкмауның никадәр мөһим икәнлеген күрсәтергә тели. Бу илдә яшәүче һәр кешегә коронавирус инфекциясен кисәтүдә үз өлешен кертергә ярдәм итәчәк.




«Сәламәтлек — бүгенге көндә һәркайсыбызны борчырга тиешле иң мөһим әйбер. Әйдәгез, бу катлаулы көннәрне бергәләп кичерү өчен үзара берләшик һәм бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтик», — дип мөрәҗәгать итә берләшмәне булдыручылар үзләренең язылучыларына.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар