Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе Россия күләмендә эшли

Казанда эшләүче Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе Россиядә яшәгән сукырларны аудио һәм брайль системасында басылган китаплар белән тәэмин итә. Бу хакта сукырлар һәм начар күрүчеләр ө...

Казанда эшләүче Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе Россиядә яшәгән сукырларны аудио һәм брайль системасында басылган китаплар белән тәэмин итә. Бу хакта сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен проектларга багышланган матбугат конференциясендә китапханәнең төбәкара һәм күчмә бүлек мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова хәбәр итте.
Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе Россия күләмендә эшли
“1961 елда китапханәдә театр артистлары татар аудио китапларын яздыра башлый. Без бүген дөнья күләмендә брайль системасында татар китапларын бастыручы, татарча аудио китаплар чыгаручы бердән-бер китапханә”, - ди китапханә директоры Наил Сәфәргалиев.
Китапханәдә дини китаплар, матур әдәбият, 1-11 сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре һәм башка китаплар бастырыла, шулай ук китаплар аудио форматта да яздырыла.
“Җиһазларыбыз әйбәт. Элек типографиядә брайльча китапларны өч ел басалар иде. Быелгы, әйтик, математика дәреслекләре бер-ике ай эчендә әзер булды. Сукырлар саны бу елларда арта. Россия күләмендә аларның саннары 1500дән артык. Без күрмәүчеләргә психологик яктан да ярдәм итәбез. Штатта психологлар да бар”, - дип ассызыклады китапханә директоры.
“Китапханәләр һәм безнең арабызда хезмәттәшлек турында төзелгән килешү нигезендә районнардагы китапханәләрдә күчмә пунктлар оештырыла. Күчмә пунктта аерым бер җитәкче билгеләнә. Ул укучыларның нинди китап укырга теләүләрен сорап, безгә аларның теләкләрен җиткерә. Укучыларның фикерләрен, уйларын исәпкә алып, әлеге пунктларга почта аша посылкалар юллыйбыз.
Почта хезмәте бушка эшли. Россиянең төбәкләрендә яшәүче сукырларны, начар күрүчеләрне дә татар китаплары белән тәэмин итәбез. Китапларны укырга теләүчеләр безгә шалтыратып яисә электрон почтабызга хат язып, нинди китап укырга теләүләрен әйтә алалар”, - ди китапханәнең төбәкара һәм күчмә бүлек мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196941/

Комментарийлар