Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның социаль учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакына 35 мең сум өстәлә

Татарстан социаль хезмәткәрләренә Covid-19 таралу куркынычы чорында аена 35 мең сумга кадәр акча өстәләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль саклау министрлыгы...



Татарстан социаль хезмәткәрләренә Covid-19 таралу куркынычы чорында аена 35 мең сумга кадәр акча өстәләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.





РФ Президенты 11 майда санитар-эпидемиологик вазгыять һәм гражданнарга, ил икътисадына ярдәм итүнең яңа чаралары турындагы чыгышында белдергәнчә, бүген социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә йөкләнеш зур. Шуңа бәйле рәвештә алар өчен өч айга - 15 апрельдән 15 июльгә кадәр махсус федераль өстәмә түләү кертелгән.




Социаль һәм педагогик хезмәткәрләр, урта медицина персоналы өчен 25 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган, әгәр алар авыру кешеләр белән эшләсәләр - 35 мең сум. Кече персонал өчен өстәмә түләү 15 мең сум һәм 20 мең сум тәшкил итәчәк, ә техник персонал өчен - 10 мең сум һәм 15 мең сум..




Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча,  21 апрельдән Татарстанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзизоляция режимына күчерелде. Хәзерге вакытта республика территориясендә 44 стационар учреждение карантинда. Алар - социаль приютлар, акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-балалар йортлары, психоневрология интернатлары, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, билгеле бер яшәү урыннары булмаган затлар өчен социаль җайлашу урыннары. Бу учреждениеләрдә барлыгы 5027 кеше яши.




1 июньгә кадәр дәвам итәргә мөмкин булган үз-үзеңне изоляцияләү вакытында социаль хезмәт алучылар белән бергә учреждение хезмәткәрләре яши. Татарстанлыларга 1001 социаль тармак хезмәткәре хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләргә тәүлек буе социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтергә туры килә.


Комментарийлар