Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның җиде уку йорты ИТ өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде

Татарстан Республикасының 7 уку йорты ИТ өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Рейтингта Казанның 131 лиц...

Татарстан Республикасының 7 уку йорты ИТ өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанның җиде уку йорты ИТ өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде
Рейтингта Казанның 131 лицее 16нчы - Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды. КФУның ИТ-лицее 56 урында. Лобачевский исемендәге лицей 99 урында, Чаллының 26нчы лицее 105 урында. Чаллының Пушкин исемендәге 78нче мәктәбе 126 урында. Казаның 2нче номерлы интернат-мәктәбе 169 урында, 39нчы мәктәп 192 урында.
RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС-Аналитика) мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын беренче тапкыр әзерләде.
Рейтингның максаты - ИТ өлкәсендә иң яхшы югары уку йортлары өчен нинди мәктәпләр әзерләү. Рейтинг буенча эшләү барышында 2018 елда иң яхшы профильле вузларга ИТ белән бәйле юнәлешләргә кергән 8 меңнән артык Россия мәктәпләренең 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат җыелды.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187798/

Комментарийлар