Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның барлык китапханәләренең дә интернетта үз бите булачак

Республикада 1545 китапханә эшли. Мәктәпләрдәге һәм ведомстволар китапханәләрен кушып санаганда, 3300 гә җыела. Китапларның гомуми фонды − 66 млн чамасы данә.Бу хакта бүген ТР парламентында уздырылган...

Республикада 1545 китапханә эшли. Мәктәпләрдәге һәм ведомстволар китапханәләрен кушып санаганда, 3300 гә җыела. Китапларның гомуми фонды − 66 млн чамасы данә.
Бу хакта бүген ТР парламентында уздырылган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, китапханәләрнең 86,3 проценты авыл җирлекләрендә урнашкан. “Шәһәрләрдә китапханәләргә күбрәк мәктәп укучылары һәм яшьләр йөрсә, авылларда китап яратучыларның күбесе - урта һәм олы яшьтәгеләр. Статистика мәгълүматлары буенча, ел саен Татарстанда 1 млн 469 кеше китапханә хезмәтеннән файдалана. Китапханәләр тарафыннан исә 22 млн –нан артык документ укучыларга бирелгән”, - дип хәбәр итте ул.
Г.Нигъмәтуллина билгеләп узганча, ТРда китапханәчелек эше программасы ел саен 20 млн сум күләмендә финанслана һәм бу сумма, икътисадый кыенлыклар булуга да карамастан, киметелмәгән.
Әлеге программа ярдәмендә, республиканың 90 проценттан артык китапханәләре интернет челтәренә тоташтырылаган.
Электрон каталог та баетыла бара. ТР электрон китапханәсе порталында 4 меңнән артык электрон китап күрергә мөмкин. Басма китапларны цифрлаштыруны да финанслау дәвам итә һәм хәзерге вакытта 633 меңнән артык библиографик басма туплануы мәгълүм.
Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, китапханәләрнең шактые үз сайтларын булдырган һәм якын киләчәктә Татарстанның барлык китапханәләренең дә интернетта үз битләре барлыкка киләчәк.
“Татарстанда укучыларга уңай шартлар тудыру өчен барысы да эшләнелә. Хәзерге вакытта республикада 210 модельле китапханә гамәлдә. Ел азагына кадәр исә Татарстанның һәрбер районындагы берәр авыл китапханәләре укучылар өчен уңайлыклар тудыра торган җиһазлар белән тәэмин ителәчәк”, - диде министр урынбасары.
 
Татар-информ ИА

Комментарийлар