Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы арту куркынычы бар

Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) арту куркынычы бар. Республиканың унсигез районында бу үсемлекнең үсүе ачыкланган, ул авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җир...

Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) арту куркынычы бар. Республиканың унсигез районында бу үсемлекнең үсүе ачыкланган, ул авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 84 гектар мәйданың биләгән.
Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы арту куркынычы бар
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган утырышта “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищипенко әйтте.
“Сосновский балтырганы меңгә якын гектар җирне яулап алырга мөмкин һәм авыл хуҗалыгы культуралары өчен җитди куркыныч тудыра. Республикада вазгыять кискен түгел, әмма проблеманы зур масштабларга җиткермәү яхшы. Татарстанда нарат балтырганы торак пунктларда, юл кырыйларында, елга ярларында, ташландык дача участокларында һәм эшкәртелми торган басуларда еш очрый. Ашыгыч рәвештә тиешле чарасын күрмәгәндә, аяныч нәтиҗәләр булырга мөмкин”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, чүп үләне ел саен яңа территорияләрне биләп ала. Әгәр 2015 елда нарат балтырганы авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 69,5 гектар мәйданың биләгән булса, 2016 – 75,4 га, ә хәзерге вакытта ул 84 га тәшкил итә. “Быел без тикшерү үткәрдек һәм республиканың унсигез районында бу үсемлекнең үсүен ачыкладык, – дип сөйләде Елена Прищипенко.
Елена Прищипенко әйтүенчә, нарат балтырганы башкаладагы олы юл тирәләрендә, тимер юл буйларында күпләп үсә. Тикшерү нәтиҗәсендә Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган табылган. Татарстан Республикасында 2011 елда Сосновский балтырганы үскән җирләр 100 гектар булган, хәзерге вакытта бу сан 536 гектарга җиткән.
Фото: pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180234/

Комментарийлар