Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар мәктәптә уку атнасын кыскартуны сорыйлар

Татарстанлылар мәктәптә алты көнлек уку атнасын кыскартуны сорыйлар. Бу хактагы петицияне ата-аналар Change.org сайтында бастырып чыгарганнар.Аның авторы закон буенча мәктәпләр уку планын үзләре сайлы...

Татарстанлылар мәктәптә алты көнлек уку атнасын кыскартуны сорыйлар. Бу хактагы петицияне ата-аналар Change.org сайтында бастырып чыгарганнар.
Аның авторы закон буенча мәктәпләр уку планын үзләре сайлый дип белдерә. Биш көнлек уку атнасы балалар өчен авырлык китермәячәк, чөнки уку планы биш көнлеккә яраштырып ясалган. Шуңа да карамастан, Татарстан мәктәпләре максималь күләмдә укытуны гамәлгә куюны кулайрак күрә, диелә хатта.
"Балалар өчен мәктәптә уку -  ул шул ук эш, балалар да РФ гражданнары кебек ял итәргә хокуклы. Атнасына алты көн укып, балалар гаилә ялыннан, гаиләнең башка әгъзалары белән вакытларын үткәрә алудан мәхрүм кала. Ә гаиләдә аралашу - белем алу кебек үк шәхес тәрбияләүнең мөһим бер чарасы. Ялларда күпләр гаилә белән табигатькә чыга, спорт белән шөгыльләнә. Ә балалар иртән укуда, кичен дәрес хәзерли, ягъни тагын укый. Ялга һәм спортка вакытлары да калмый", - дип саный хатның авторы.
Хәзерге вакытта әлеге петицияне 700дән артык кеше имзалаган инде, дип яза "Вечерние Челны" газетасы.
 

Комментарийлар