Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңг...

Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак.
Моннан тыш, Татарстанда, Казанны да кертеп, көньяк-көнчыгыштан төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көчле җил була. Секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы +3...+8 градус җылы булачак. Көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава +11...+16 градуска кадәр (ТР башкаласында — +14 градуска кадәр) җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә Татарстанда температура фоны бераз кимиячәк. Бераз яңгыр явып узу ихтималы бар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-10-2021/tatarstanda-ya-gyr-m-k-chle-il-k-tel-5841112

Комментарийлар