Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда яңгыр һәм 12 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда атна ахырына кадәр болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Шимбә, 3 апрельдә республика циклонның җ...

Татарстанда атна ахырына кадәр болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шимбә, 3 апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез көнбатыштан килгән атмосфера фронты якынаю белән бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы -3…+3 градус, көндез — +4…+9, көнчыгышта 12 градуска кадәр җылы көтелә.
Якшәмбе, 4 апрельдә, җил төньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Салкын фронт йогынтысында температура да төшәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы, кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -4…+1 һәм көндез +3…+8 градус булачак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 5 апрельдә, кайбер районнарда явым-төшем көтелә. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез +3…+8 градус. Сишәмбе, 6 апрельдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Димәк, явым-төшем аз булачак, дип фаразлана. Төнлә һава температурасы 0…-5 градус, көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
 
https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-04-2021/tatarstanda-ya-gyr-m-12-graduska-kad-r-yly-k-tel-5816841

Комментарийлар