Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның күбесе төзелеш һәм йөк ташу өлкәләрендә эшли

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшгуль гражданнарның күбесенчә кайсы шәһәрләр һәм тармакларда теркәлүен ачыклау максатыннан мониторинг үткәргән. Төзелеш өлкәсе иң популяр тармак булып чыккан. ТР икъ...

Татарстан Икътисад министрлыгы үзмәшгуль гражданнарның күбесенчә кайсы шәһәрләр һәм тармакларда теркәлүен ачыклау максатыннан мониторинг үткәргән. Төзелеш өлкәсе иң популяр тармак булып чыккан. ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда үзмәшгуль гражданнарның күбесе төзелеш һәм йөк ташу өлкәләрендә эшли
Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үзмәшгульләр, нигездә, торак төзү һәм төзекләндерү, пассажирлар һәм йөк ташу, автотранспорт чараларын ремонтлау, Интернет тармакларында, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшли. Үзмәшгульләрнең күбесе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. 8 июль мәгълүматларыннан күренгәнчә, Казанда – 5,9 мең, Чаллыда 1,8 мең үзмәшгуль граждан исәпләнә. Өченче урында – Түбән Кама районы. Биредә 736 үзмәшгуль граждан теркәлгән.
«Бездә үзмәшгульләрне теркәү буенча уңай тенденция күзәтелә, махсус салым режимы белән кызыксынучылар арта. Татарстанда «Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшли, ул гражданнарга бушлай мәгълүмати хезмәт күрсәтә. Шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсының эксперт үзәге дә республикада яшәүчеләргә консультация бирә», - дип шәрехләде Рөстәм Сибгатуллин мониторинг нәтиҗәләрен.
Аның сүзләренчә, сентябрь аенда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук үзмәшгульләр өчен белем бирү форумы үткәрү күздә тотыла.
Профессиональ керемгә яңа салым 2019 елның 1 гыйнварында Россиянең дүрт төбәгендә (Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) үз көченә керде.
Яңа салым режимына күчкән физик затлар һәм шәхси эшкуарлар физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәткәндә ташламалы ставка буенча 4 яки 6 процент күләмендә салым түли. Яңа салым режимыннан керемнәре ел дәвамында 2,4 миллион сумнан артмаган физик затлар һәм шәхси эшкуарлар файдалана ала.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189514/

Комментарийлар