Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә

Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Моннан тыш, бүген 12 градуска кадәр җылылык көтелә...





Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

 Моннан тыш, бүген 12 градуска кадәр җылылык көтелә, дип фаразлады КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев.




 «31 март һәм 1 апрельдә температураның кыска вакытлы түбәнәюе көтелә», — дип билгеләп үтте ул.





Татар-информ мәгълүмат агентлыгы


 

Комментарийлар