Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде

Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.Мидхәт Ш...

Татарстанда барлык сайлау участоклары да ябылды. Бу хакта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә урнашкан мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Татарстанда сайлау участоклары ябык дип игълан ителде
Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау участокларының 20:00 сәгатьтә ябылуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта тавышларны санау башлана. Төгәл мәгълүматлар иртәгә иртә белән билгеле булачак”, - дип сөйләде ул.
“Татарстанда кичке 18:00 сәгатьтә 1 708 563 кеше тавыш биргән, ул 58,1 процент тәшкил итә. Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Сез үзегез дә бу процессның катнашучылары идегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга.
“Моңа карамастан, социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелеп бара, аларга хокукый бәя бирелә. Кызганыч, кайбер сәяси партияләр һәм берләшмәләр фактларга түгел, ә эмоцияләргә бирелә”, - диде ул.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193173/

Комментарийлар