Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда күп балалы гаиләләр дәүләт программасы буенча яңа фатирлар алды

Татарстан хакимияте быел күп балалы 46 гаиләне, гомуми мәйданы 4,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән, яңа тораклар белән тәэмин итте. 29.06.2019 - Заселение жилого дома Салават Купере ул Альфии Афзалова...

Татарстан хакимияте быел күп балалы 46 гаиләне, гомуми мәйданы 4,3 мең квадрат метрны тәшкил иткән, яңа тораклар белән тәэмин итте.
29.06.2019 - Заселение жилого дома Салават Купере ул Альфии Афзалова 15 ( фото Салават Камалетдинов) 29.06.2019 - Заселение жилого дома Салават Купере ул Альфии Афзалова 15 ( фото Салават Камалетдинов)
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Татарстанның Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан барлыгы 68 фатир бирелде.
«Күп балалы гаиләләр — башкаларга үрнәк», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләне өй туе белән котларга килгәч.
Кайбер гаиләләргә берьюлы берничә фатир бирелде. Мәсәлән, Яшел Үзән районындагы ун балалы гаилә дүрт фатир алды: икесе — ике бүлмәле, калган икесе — бер бүлмәле.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча, ТР Дәүләт торак фонды күптән түгел 255 фатирдан торган яңа йортны файдалануга тапшырган иде.
 

Фото: Салават Камалетдинов/архив 


https://tatar-inform.tatar/news/society/21-12-2020/tatarstanda-k-p-balaly-gail-l-r-d-l-t-programmasy-buencha-ya-a-fatirlar-aldy-5793817

 

Комментарийлар