Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы көтелә

Бүген Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез кыска вакыт...

Бүген Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез кыска вакытлы явым-төшем булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, талгын.
Көндез һава +21, +26 градуска кадәр җылыначак.
Атмосфера фронтлары Татарстанга яңадан яңгырлар, яшенле яңгырлар һәм көчле җил белән тотрыксыз һава торышы алып киләчәк. Атна ахырына республикада +31 градуска кадәр җылыначак.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/28-07-2021/tatarstanda-kory-m-yly-ava-toryshy-k-tel-5831746

Комментарийлар