Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ике фермер хуҗалыгы «хәләл» сертификаты алды

Татарстанда ике фермер хуҗалыгы үз продукциясенә бушлай «хәләл» сертификатлары алды. Сертификатлар алуны Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслады. Бу хакта республика Икътисад министрлыгының м...

Татарстанда ике фермер хуҗалыгы үз продукциясенә бушлай «хәләл» сертификатлары алды. Сертификатлар алуны Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды финанслады. Бу хакта республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда ике фермер хуҗалыгы «хәләл» сертификаты алды<br>
«Татарстан Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Йолдыз» авыл хуҗалыгы кооперативына һәм Рамилә Щукина крестьян-фермер хуҗалыгына «хәләл» сертификатларын алуны финанслады. Сентябрь аеннан башлап Татарстан Республикасы Кайбыч районының бу предприятиеләре җитештерелә торган продукциягә өстәмә маркировка куярга хокуклы», – диелде хәбәрдә.
Шул ук вакытта ведомствода: «Ике сертификат өчен финанс ярдәме күләме 180 мең сум тәшкил итте, шуның белән аларның тулы бәясе ябылды», - диделәр.
Рамилә Щукина крестьян-фермер хуҗалыгы сөт, шулай ук сыер, ат һәм сарык ите җитештерү буенча махсуслашкан. Предприятие ит әзерләү цехына сертификат алды. «Йолдыз» авыл хуҗалыгы эшкәртү кооперативы ат, сарык һәм кош-корт продукциясе җитештерүгә сертификат алды.
Сертификат «Хәләл» маркировкасы белән продукция җитештерү һәм сату хокукын бирә. Шул ук вакытта хәләл стандартлар эшмәкәрдән продукцияне җитештерү, саклау, ташу һәм сату процессының куркынычсызлык һәм экологик нәтиҗәлелеген өстәмә чаралар белән тәэмин итүне таләп итә.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194976/

Комментарийлар