Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гражданлык җәмгыяте үсешенә өлеш керткән өчен премияләр тапшырылды

2019 елда Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтәре өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатлары булып, өч җәмәгать эшлеклесе һәм биш иҗтимагый оешма таны...

2019 елда Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтәре өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясе лауреатлары булып, өч җәмәгать эшлеклесе һәм биш иҗтимагый оешма танылды. Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
031
«Татарстан Республикасы Президенты премиясе Татарстанда бишенче тапкыр тапшырыла. Чара «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында»гы республика законын кабул итү көненә багышланган. Бу исә әлеге органның иҗтимагый хәрәкәтне үстерүдә мөһим ролен гәүдәләндерә. Конкурс җәмәгатьчелекнең танылган һәм билгеле вәкилләренең активлыгы нәтиҗәсендә узды, бу исә гражданлык активлыгы артуын һәм татарстанлыларның республика үсеше процессына җәлеп ителүен күрсәтә», — диде Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында.
Быелгы премия лауреатлары җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Алар арасында Анатолий Фомин бар. Ул Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазифасында иҗтимагый берлекләргә, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга, ресурс үзәкләренә ярдәм күрсәтә, төрле дәрәҗәдәге сайлауларда җәмәгатьчелек күзәтүен булдыруга зур өлеш кертә.
Бүләкләнүчеләр арасында - Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко. Ул туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүгә һәм федераль һәм региональ дәрәҗәдәге коммерциячел булмаган оешмалар белән мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга керткән өлеше өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алды.
Татарстан Президенты премиясенә шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, Казанның «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясе рәисе Маринэ Хухунашвили да лаек булды. Ул күп еллар дәвамында этномәдәни белем бирү системасын үстерүдә катнаша һәм этникара мөнәсәбәтләр өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмалар булдыруга зур өлеш кертә.
Премиягә «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы лаек булды. Ул берничә ел дәвамында хөкем ителгәннәрнең җәмгыятькә интеграциясе һәм адреслы социаль яклау программаларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Аның генераль директоры Азат Гайнетдинов биш ел эшләү дәверендә Татарстанда берничә мең хөкем ителүчегә ярдәм күрсәтелгәнлеген әйтте.
Премияне шулай ук «ДЦП балалары» Хәйрия фонды вәкилләре дә алды. Фонд Чаллыда 2004 елда барлыкка килгән. Ул инвалид балалар өчен бушлай дәвалану оештыра, операцияләргә һәм заманча технологияләр буенча тулы реабилитация комплексына акча җыя.
«Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, иҗтимагый эшчәнлектә яңа казанышлар телим», — диде Татарстан Президенты конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Шәхси премияләрнең күләме 250 мең сум тәшкил итә, ә оешмалар өчен премияләр күләме — 400 мең сум.

Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195314/

Комментарийлар