Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда чөгендер җыю машинасына кысылып, бер ир-ат һәлак булган

Әлеге фаҗига 9 октябрь көнне Буа районында килеп чыккан.Җирле яшәүчеләр чөгендер җыю машинасы бункерында 30 яшьлек авылдашларының гәүдәсен тапкан. Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, билгесез сәбәпләр арк...

Әлеге фаҗига 9 октябрь көнне Буа районында килеп чыккан.
Җирле яшәүчеләр чөгендер җыю машинасы бункерында 30 яшьлек авылдашларының гәүдәсен тапкан. Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, билгесез сәбәпләр аркасында эшчене бункерга тартып керткән һәм барлык сөякләре сынган. Зыян күрүче һәлак булган.
Хәзерге вакытта бәхетсезлек очрагын тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшеренү идарәсе матбугат хезмәте.
 
Фото: kursk-izvestia.ru
 

Комментарийлар