Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Бердәм Россия»гә алдан тавыш бирү өчен 460 участок оештырылган

Татарстанда 26 майда «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирү өчен 460 сайлау участогы ачылачак. Аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, парти...

Татарстанда 26 майда «Бердәм Россия» партиясенә алдан тавыш бирү өчен 460 сайлау участогы ачылачак. Аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин праймеризда катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстанда «Бердәм Россия»гә алдан тавыш бирү өчен 460 участок оештырылган<br>
«26 майда республика халкы «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда кемне тәкъдим итү карарын кабул итәчәк. Моның өчен республиканың һәр шәһәре һәм районында барлыгы 460 сайлау участогы оештырылган, аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләячәк», — диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин партиянең алдан тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе барлыгын искәртте. «Бердәм Россия» үз тарихында икенче тапкыр алдан тавыш бирү үткәрә. 2016 елгы Дәүләт Думасына сайлауларда без мондый мөмкинлекне максималь дәрәҗәдә киң кулландык», - дип билгеләп үтте ул.

  • Участоклар Бердәм алдан тавыш бирү көнендә, 26 майда, 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сайлаучылар бер мандатлы округлар һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән ике бюллетень алачак. Республикада барлыгы 800 мең бюллетень чыгарылачак, шуларның 400 меңе — бер мандатлы округлар буенча һәм 400 меңе бердәм сайлау округы буенча булачак.


Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186812/

Комментарийлар