Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте

Татарстанда быелның августыннан сентябренә кадәр 4 меңнән артык кеше "Күчмә сырхауханә"ләрдә медицина тикшерүе үткән. Әлеге мобиль комплекслар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Беренчел медицина...

Татарстанда быелның августыннан сентябренә кадәр 4 меңнән артык кеше "Күчмә сырхауханә"ләрдә медицина тикшерүе үткән. Әлеге мобиль комплекслар "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү" төбәк проекты кысаларында медицина хезмәтен күрсәтә.
Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте
Нәтиҗәдә 1 300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, 223 кеше хастаханәгә яткырылган.

Хәзерге вакытта республикада 4 «Күчмә сырхауханә» комплексы эшли. Аларның һәркайсы заманча күчмә диагностика, лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм 6 кабинеттан тора, шул исәптән - терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог.

Мобиль комплекслар ярдәмендә көн саен 100дән артык кеше медицина тикшерүе уза.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195110/

Комментарийлар