Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан халкын Төркиядә себер түләмәсе авыруы чыгуы турында кисәтәләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе рәсми интернет-порталында Төркиядә себер түләмәсе авыруы чыгуы турында мәгълүмат пәйда...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе рәсми интернет-порталында Төркиядә себер түләмәсе авыруы чыгуы турында мәгълүмат пәйда булды.
 
Ведомство мәгълүматлары буенча, февраль аенда Төркиянең төньягында себер түләмәсе диагнозы белән 70 кеше хастаханәгә озатылган. Аларның өчесендә диагноз лаборатория тарафыннан расланган. Бер хатын-кыз үлгән.
Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның сәбәпчесе итеп, илнең төньягында Акчаабат торак пунктында инфекцияле сыер ите куллану, дип белдергән.
Күзәтчелек органы белгечләре Татарстан халкын чит илгә чыкканда авырулар булу фактын истән чыгармаска киңәш итә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар