Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты Төркиянең Россиядәге яңа илчесе белән очраша һәм Франциягә сәфәр кыла

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Франциягә барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Т...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Франциягә барачак.
Татарстан Президенты Төркиянең Россиядәге яңа илчесе белән очраша һәм Франциягә сәфәр кыла
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашуы планлаштырыла», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Төркиянең Россиядәге илчесе Идел буена Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашу өчен килә. Татарстан һәм Төркия арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, ул иң беренче эш итеп Казанга киләчәк.
Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган указы белән узган елның декабрендә әлеге вазифага билгеләнгән Мәхмәт Самсарның Татарстанга сәфәр кылганы юк иде әле.
ТР Президенты көннең икенче яртысында Франциягә сәфәр кылырга ниятли.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан һәм Франция арасындагы сәүдә әйләнеше 1,7 процентка артып, 346,5 миллион долларга җиткән.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/21/183004/

Комментарийлар