Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Док...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады
«Медальнең алгы ягында тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасының силуэты сурәтләнгән. Силуэтның уртасында «Татарстан» дип язылган», - диелә указның кушымтасында.

Медальнең әйләнәсе буйлап милли бизәк төшерелгән. Бер очында лалә чәчәге сурәтләнгән, икенчесендә «1920-2020» дип язылган.

«Татарстан» язуы медальнең төп көмеш фоны белән бер тигезлектә урнашкан. Бүләктәге калган сурәтләр кабарынкы рәвештә булачак, алар 999 пробалы алтын белән йөгертеләчәк.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195301/

Комментарийлар