Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Петербург Халыкара икътисади форумында 75 млрд сумга 31 килешү төзегән

Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзаланган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотын...

Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзаланган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.
Татарстан Петербург Халыкара икътисади форумында 75 млрд сумга 31 килешү төзегән
“Шуның зур өлеше Haier “акыллы завод” килешүенә туры килде. Әлеге “акыллы завод” заманча җитештерүе белән аерылып тора. Инвесторларга монда эшләргә уңайлы, шуңа күрә дә республикада алар эшчәнлекләрен киңәйтәләр”, - диде ул.
"Алга таба барлык төзелә торган заводларны модернизацияләү өстендә эшләячәкбез, аларны “акыллы завод”ка кушачакбыз. Ахыр чиктә, көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерә торган унике “акыллы” индустриаль парк булдырачакбыз”, - диде Талия Миңнуллина.
“Төп яңалык – Татарстанның Россия төбәкләре инвестицион климаттагы милли рейтингындагы урыны. Өч ел эчендə без бер тапкыр да рейтингтан төшмəдек, Татарстан икенче урында тора. Соңгы биш елда без бер тапкыр да беренче өчлектән төшмәдек, без һәрвакытта да лидер”, - диде спикер.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187872/

Комментарийлар