Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин татарларга татарча сөйләшергә оялмаска, телне өйрәнүчеләрдән көлмәскә кирәк ди. Ул бу нисбәттән Чечняны уңышлы мисал буларак күрсәтте.

eef85397-9eea-4b3d-8722-1c3cf80a177c_w1023_r1_s

«Үзебезгә күбрәк татарча сөйләшергә кирәк. Кибеткә кергәч татарча исәнләшсәк, безне аңламаучы юк бит. Менә Чечняга барсаң, анда син аңламыйсың дип тормыйлар, кыза-кыза үзара чеченча сөйләшәләр. Таҗикстанда да шулай һәм бу дөрес. Ә өч татар һәм ике башка милләт вәкиле булган җирдә без әдәп саклаган булып шунда ук урысчага күчәбез.

Менә безнең Ильяс хәзрәт Җиһаншин берәр вакыйганы сөйләгәндә урысча башлый да, аннары иң кызык җиренә җиткәч кенә татарчага күчә. Ул шулай итеп бөтенесендә кызыксыну уята.

Татар телен өйрәнүчеләр еш кына ялгышырмын дип курка, чөнки аны шунда ук төзәтә башлыйлар. Шуңа өйрәнүче һәм тыңлаучы тарафта да җаваплылык бар”, ди Сәмигуллин.

Билгеле булганча, Камил хәзрәт чыгышы белән Мари Иле республикасыннан. Ул үзе татар телендә вәгазьләрне атналар дәвамында өйрәнүен, аннары бабайларга тыңлатып күрсәтүен сөйләде. Мари Илендә ул мәктәптә мари телен дә өйрәнгән.

“Мари телен өйрәндек. Кызыксындык дип әйтә алмыйм, әмма өйрәндек. Татар сүзенә охшаш сүзләр күп”, диде ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә Казан үзәгендә дөньяви татар-мөселман мәктәбе булдырылачагын әйтте.

“Госмания мәктәбе бар, әмма бик кечкенә һәм ерак урнашкан. Элекке Мозаффария мәдрәсәсе булган урынга күчерергә ниятлибез. Бәлкем киләсе елга ачып җибәрербез. Башта кызлар гына уку ихтималы бар”, диде мөфти яулык мәсьәләсен истә тотып булса кирәк.

Мәктәпләрдә яулык мәсьәләсенә килгәндә, Энгел Фәттахов Татарстанның мәгариф һәм фән министры булганда бу өлкәдә проблемнар чыкмады. Яңа министр килгәч ничек булыр әлегә билгесез. Мөфти бу мәсьәләне Чечняга аударып калдырды кебек тоелды.

«Яулык тыелмаячак дип уйлыйм. Әле Чечня бар. Яулык бәйләү безнең милләтебездә дә, динебездә дә бар», диде ул.

Гәрчә социаль челтәрләрдә татар телен укытуга каршы чыккан ата-аналар яулыкны тыю мәсьәләсен дә күтәрә башлады. Элегрәк Казанда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар да булды. Хороводная урамындагы бу киеренкелек турында Азатлык та язган иде. Шулай ук мәктәпләрдә хәләл ризык кертү дә кайбер вәкилләргә ошамый.

«Хороводная мәчетендә хәл ителде. Мондый мәсьәләне чәй эчкәндә хәл итә алабыз. Тормышта була торган хәл», диде Сәмигуллин.

Ул Казанда Мамадыш тракты, Дубравная урамында, Залесныйда яңа мәчетләр төзелеп килүен әйтте.

Балалар бакчалары, мәктәпләрдә хәләл ризык кертүгә килгәндә, мөфти аны хәләл дип түгел, ә сәламәт ризык дип карарга кирәклегенә басым ясады.

«Урысларга бит хәләл ризык тыелмаган. Төркия һава аланында, Дубай һава юлларында да азык хәләл, Төркиядә “Макдональдс”та ит хәләл. Беркем уйлап тормый бит, барысы да ашый», диде мөфти.

Камил Сәмигулиннан икътисад, спорт, заманча технологияләргә бәйле фикерләре белән дә кызыксындылар. Ислам финансларына килгәндә, мөфти аны гамәлгә кертүнең бөтен авырлыгы Русия кануннарында булуын сөйләде.

“Канунарга ниндидер үзгәрешләр кертелмичә без аны эшли алмыйбыз. Якын киләчәктә ниндидер партнерлык оешмасы, мөселман блокчейнны булыр. Әмма биткоин турында әйтә алмыйм, галимнәр әле фикерен белдермәде”, диде ул.

Татарстан мөфтие үзенең социаль челтәрләрне даими куллануына да фикерен белдерде.

«Бу — аралашу чарасы. Әгәр яшьләр интернетта утыра икән, миңа да аралашу, аңлату өчен керергә туры килә», диде Сәмигуллин хәйләкәр генә.

Тиздән мөфтият үзе дә «Хузур ТВ» кабель телевидениесен ачып җибәрергә җыена. Мөфтият хезмәткәре Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, сайтта тест рәвешендә инде эшли икән.

«Хәзер махсус җиһаз кайтырга тиеш. Тәүлек буе эшләү өчен рөхсәтебез бар. Башка телевидениеләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Тапшырулар татар һәм урыс телләрендә булачак. Яңа елдан җәмәгатьчелеккә чыгарырбыз дип уйлыйм», диде ул.

 

https://www.azatliq.org/

Комментарий язарга